Татарстанда озак вакытлы карау системасына ярдәм итүгә 840 млн сумга якын акча юнәлдереләчәк
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында озак вакытлы тәрбия системасына ярдәм итүгә агымдагы 2026 елда 836,77 млн сум бүлеп биреләчәк.
Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сүз шул исәптән 610,84 млн сум федераль акча турында бара. Бу программага тагын 225,93 млн сумны республика бюджеты сарыф итәчәк.
Озак вакытлы карау системасы – үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә яки тулысынча югалткан өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән комплекслы дәүләт программасы ул. Ул тәрбиягә мохтаҗ кешеләрнең сәламәтлеген, функциональлеген, социаль элемтәләрен һәм тормышы белән кызыксынуын саклауга юнәлдерелгән хезмәтләр күрсәтүне күздә тота.
Озак вакытлы карау системасы төрле ярдәм төрләрен үз эченә ала: өйдә, ярымстационар һәм стационар формада социаль хезмәт күрсәтү, гаилә каравына ярдәм итү.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев