Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда рәсми рәвештә биш пляжда гына су коенырга рөхсәт иттеләр

Татарстан Роспотребнадзор идарәсе биш пляжны файдалануга санитар-эпидемиологик нәтиҗә бирде.

Республикада алар барлыгы 26.

Түбәндәге ял итү зоналары «уңай бәя алды:

Зәйдәге Зәй-2 микрорайоны пляжы , Буа районындагы актив ял итү зонасы белән пляж (Мишәрәк авылы), Алабуганың Көньяк читендәге пляж, Түбән Кама районындагы «Кама» шәһәр пляжы (Красный Ключ бистәсе) һәм Чаллыдагы шәһәр пляжы (38 һәм 12 микрорайоннарга каршы ). 

Татарстан Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтенә хәбәр итүләренчә, бу объектларда суны тикшерү нәтиҗәләре гигиена нормативларына туры килә. Калган пляжлар әлегә тикшерү узмаган. Исегезгә төшерәбез, республикада су коену сезоны гадәттәгечә 1 июньдә башлана һәм 30 августка кадәр дәвам итә.

 

Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев