Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Марина Фролованы ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары — төбәкнең баш инспекторы урынбасары итеп билгеләү турындагы боерыкка кул куйды.
Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Реальное время.
7 майда яңа җитәкче үз вазифаларын башкаруга кереште. Фролова җаваплылыгы даирәсенә Татарстанның районара торак инспекцияләре эшен координацияләү керәчәк.
Элегрәк, шулай ук ТР Министрлар Кабинеты карары буенча, Лаеш районы башлыгы урынбасары Ленар Замалиев Талия Миңнуллинаның (Агенство инвестиционного развития) урынбасары итеп билгеләнде.
Нет комментариев