18 сентябрьдә Татарстанның 10 шәһәрендә бердәм беренче курс студентлары көне узачак. Яңа гына белем ала башлаган барлык студентларны бер мәйданчыкка җыячаклар. Анда белем бирү һәм күңел ачу программалары әзерләнәчәк . Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов сөйләде.
«Иртәдән башлап һәр югары уку йортында студентларның ректорлар белән традицион очрашуы булачак, ә төштән соң без бердәм беренче курс студентлары көнен оештырачакбыз. Казанда төп мәйданчык «Казан» гаилә үзәге булачак», – дип аңлатты ул.
Мондый программа Татарстанның тагын тугыз шәһәрендә оештырыла. Бәйрәмгә беләзек белән кертәчәкләр, ул бу көннәрдә бөтен ил буйлап узачак сайлауларда тавыш биргәндә биреләчәк.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Нет комментариев