Татарстанда тагын бер промышленность паркы булдырылачак - документацияне ел ахырына кадәр әзерләячәкләр
Сәнәгать паркын күп профильле мәйданчык буларак төзиләр.
Татарстанның Теләче районында «Лидер»сәнәгать паркы булдырылачак. Хакимият проект буенча документлар әзерләячәк һәм сәнәгать паркы администрациясен 2026 елның III–IV кварталларында билгеләячәк. Бу хакта «БИЗНЕС Online» га район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге башлыгы Рөстәм Нигъмәтҗанов хәбәр итте.
Коррупциягә каршы экспертиза уза торган Теләче районы Советы карары проекты нигезендә сәнәгать паркы Теләчедән чыккан өч муниципаль участокта Арча — Теләче төбәк трассасы буйлап урнашачак. Район хакимияте мәгълүматлары буенча, сәнәгать паркын күп профильле мәйданчык буларак төзиләр.
Аның территориясендә автомобиль, җиңел, фармацевтика, азык-төлек, нефть химиясе, төзелеш һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате предприятиеләре, шулай ук склад комплекслары урнаша алачак. Моннан тыш, проектта коммуналь һәм административ инфраструктура объектлары, фәнни тикшеренүләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртеп саклау мәйданчыклары каралган.
Сәнәгать паркы, документлардагы мәгълүматларга караганда, «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының социаль-икътисади үсеше, икътисадның эшкәртү тармаклары, яңа төр продукция җитештерү, аеруча прогрессив технологияләр һәм җитештерүләр кертү максатларында»төзелә.
БИЗНЕС Online
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев