Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда волонтерлар өчен мактау билгесе булдырылды

Указга кул куелды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында иреклелек (волонтерлык) үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесен булдыру турындагы указга кул куйды. Тиешле документ республика Рәисенең рәсми сайтында пәйда булды.

«Татарстан Республикасында ихтыярилык (волонтерлык) үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе  Татарстан Республикасында ихтыярилык (волонтерлык) эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларны бүләкләү рәвеше булып тора», — диелгән документта.

Мактау билгесе диаметры 20 мм булган алтын медальоннан һәм уртада фианиттан  лалә чәчәгеннән гыйбарәт. Медальондагы язулар рус һәм татар телләрендә эшләнгән. Билге белән бергә  таныклык та тапшырыла.

Бүләккә кимендә биш ел эш стажы булган иреклеләр дәгъва итә ала (искәрмә булып, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ярдәм итүчеләр). Бүләкләү турында үтенечнамәләрне оешмалар һәм дәүләт органнары Иреклелекне үстерү буенча ведомствоара совет аша бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев