Татарстанлылар үз йортларында капремонт кайчан булачагын телеграм-бот ярдәмендә белә алалар
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Төзелеш министрлыгы «Капиталь ремонт» телеграм-бот эшләтеп җибәрделәр.
Кулланучылар үзләрен кызыксындырган адресны (казанлыларга урам исемен һәм йорт номерын, башка шәһәрдә яшәүчеләргә — шәһәр исемен, урам исемен һәм йортны кертергә кирәк) кертә ала, моңа җавап итеп чатка әгәр йорт тиешле программага керсә, планлаштырыла торган капиталь ремонт турында мәгълүмат киләчәк. Татарстанлылар үткәрү елын һәм эш төрләрен белә алачак.
Чат-ботка сылтама буенча яки @kapremont_rt_bot мессенджерsy эзләп табып керергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев