Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына 150 тоннадан артык гуманитар йөк китте

Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына гомуми күләме 150 тоннадан артык булган тугыз гуманитар ярдәм фурасы китерелгән.

Йөк Татарстанның шефлыкка алынган шәһәрләре белән бәйле юнәлешләрдә эшләүче бүлекчәләр өчен билгеләнгән. Колоннаны урында Россия Федерациясе Герое Раил Габдрахманов каршы алды.

Йөк составында – 120 тонна агач материалы, 700 ОСП-плита, 1 500 метр арматура, ике тоннадан артык кадак, 25 төргәк цемент, 2 300 метр торба, 3 400 метр кабель, 2 500 метр чыбык, 80 светодиодлы яктырткыч, алты автоном дизель җылыткыч, 16 аккумулятор, генераторлар, су җылыткычлар, муфталар, краннар һәм переходниклар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков бу колоннаның ничек формалашуын билгеләп үтте.

«Һәр позицияне адреслы рәвештә, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, республиканың зур бизнес һәм эшмәкәрлек бергәлегенең төп вәкилләре белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Логистика буенча мәсьәләләрне «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге һәм шәхсән Марат Сәмигуллин хәл итте. Өйдән ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт. Ышанам ки, без бергәләп җиңүне якынайтабыз», – диде Татарстан Республикасы вице-премьеры.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев