Татарстанның кайбер районнары уракка төште
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында урып-җыю кампаниясе башланды.
Аксубай, Буа, Зәй, Спас, Балык Бистәсе һәм Мөслим районнарында көзге бодай, шулай ук Балык Бистәсе һәм Аксубай районнарында көзге рапс, Чистай районында бәрәңге җыюга керештеләр. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 млн 168 мең га тәшкил итә, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары — 730 мең га; шикәр чөгендере — 53 мең га; майлы культуралар — 669 мең га; бәрәңге һәм яшелчәләр — 6823 га.
Республикада шулай ук бу атнада гадәттәгечә «авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре» темасына зона семинар - киңәшмәләрендә урып-җыю эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар, алар 22 июльдән 29 июльгә кадәр Чистай, Тукай, Менделеевск һәм Буа районнарында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев