Татарстанның кулланучылар кооперациясе оешмаларына автокибетләр тапшырдылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың 34 кулланучылар җәмгыятенә 39 автокибет ачкычлары тапшырды.
Тантана «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы кысаларында узды.
«Бүген бездә кулланучылар кооперациясе форумы эшли башлый. Россия генә түгел, халыкара кулланучылар кооперациясе вәкилләрен дә кабул итү - зур мәртәбә. Әлеге вакыйга кысаларында 39 автокибет тапшырабыз. Бу эш системалы рәвештә алып барыла», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, заманча транспорт авылда хезмәт күрсәтүне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк.
Үз чиратында, РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы рәисе Дмитрий Зубов кооператорларны Россия кулланучылар кооперациясенең – 195, Татарстан кулланучылар кооперациясенең 110 еллыгы белән котлады.
«Татарстан кооператорлары искиткеч бүләк - 39 автокибет - алды. Бу кооперация эшенең төп алымнарыннан берсе, ул үзәктән ерактагы авыл торак пунктларына хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә», - дип белдерде ул.
Җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдереп, Зубов әлегә бары тик рус телендә генә сөйләшүен әйтте, әмма Россия кооперациясенең 200 еллыгын бәйрәм иткәндә (аның фикеренчә, ул да Татарстанда узарга тиеш) татарча сәламләргә өйрәнәчәкмен, дип ышандырды.
РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы рәисе әйтүенчә, ул кулланучылар кооперациясенең 250 еллыгын республикада билгеләп үтәргә каршы түгел, чөнки аңа форумның атмосферасы бик ошый.
Аның сүзләренә караганда, бүген башланачак Халыкара кулланучылар кооперациясе форумына 31 илдән кооператив оешмалар вәкилләре килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев