«Татнефть» Шөгер мәктәбе китапханәсенең әдәби фондын тулыландырды
Бөек совет педагогы Василий Сухомлинский китап уку ярдәмендә балалар тирә-юньне танып белә дип саный.
Бу сүзтезмә бүген дә актуаль булып кала, шул исәптән «Татнефть»нең проектлары ярдәмендә дә.
Компания Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы авыл мәктәпләренең китап фондларын даими тулыландыра. Уку елы азагында Лениногорск районының Шөгер һәм Азнакай районының Победа поселогы мәгариф учреждениеләренә 800дән артык яңа басма кайтты.
Шөгердәге В.Чкалов исемендәге мәктәптә нефтьчеләрнең бүләген зур кыйммәткә ия хәзинә дип атыйлар. Башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары мәктәп китапханәсендә еш кунак булалар. Балалар әдәбиятны дәресләргә, имтиханнарга әзерләнү өчен һәм үзләренә – күңел өчен дә алалар.
“Мин, нигездә, чит ил авторларының романнарын укырга яратам, һәм аларны еш кына оригиналда укыйм, - ди 10нчы сыйныф укучысы Лия Хәсәнова. - Яраткан китапларым арасында - Маргарет Митчеллның «Унесенные ветром» һәм Фрэнсис Скотт Фицджеральдның «Великий Гэтсби». Бу шөгыль миңа инглиз теленнән имтиханга әзерләнергә ярдәм итә, киләчәктә мин тәрҗемәче булырга телим. Югары уку йортына керү өчен яхшы сүзлекләр һәм ярдәмлекләр кирәк. Әлеге яңа китаплар арасында үземә кирәкле басмаларны һичшиксез табачакмын дип уйлыйм”.
“Татнефть” китапханә фондларын күп санлы профильле әдәбият һәм энциклопедияләр белән тулыландырды. Хәзер киштәләрдә астрономия, география, ботаника һәм зоология буенча заманча белешмәлекләр, шулай ук дөньякүләм сәнгать мәдәнияте әсәрләре җыентыклары пәйда булды. Яңа басмалар арасында сүзлекләр аерым урын алды. Иң яшь укучыларны да онытмаганнар: тирә-юньне ачык иллюстрацияләр аша танып белергә яратучылар өчен Компания сыйфатлы комикслар сатып алган.
«Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» нәшрият эшчәнлегенә ярдәм итү программасы кысаларында чыгарылган китапларга китапханәләрдә аерым урын алачак. Мәсәлән, Ризаэддин Фәхреддиннең «Нәсыйхәт» хезмәтендә үсеп килүче буын үз-үзен камилләштерү, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм тормыш юнәлешләрен эзләү буенча киңәшләр табачак.
Ә Рәфыйк Әмирханов һәм Илдус Габдуллинның «Нефть сәнәгате эшмәкәре Надыйр Уразмәтов һәм Татарстан нефте» дигән тарихи тикшеренүләре яшь укучыларга республиканың һәм бөтен Россиянең нефть эшенә беренче юл салучыларның биографиясе белән таныштырыр.
“Компания үз миссиясен үти һәм безнең тотрыклы киләчәгебез өчен ныклы нигез булдыра, - дип билгеләп үтте «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова. - Бүләк ителгән китаплар балаларга дөньяга карашларын киңәйтергә, иҗади фикерләүне үстерергә һәм үз көчләренә ышаныч табарга ярдәм итәчәк. Укучылар грамоталы һәм конкурентлыкка сәләтле, заманның теләсә нинди таләпләренә әзер һәм зур фәнни ачышларга сәләтле белгечләр булып үсүенә ышанып калабыз».
«Татнефть» белем бирү проекты ярдәмендә эре шәһәрләрдән ерак урнашкан авыл мәктәпләре мәдәният һәм мәгариф үзәкләренә әверелә. Яңа китап фондлары мастер-класслар үткәрү өчен нигез булачак, яшь әдәби талантларны ачарга ярдәм итәр. Җирле авторларга һәм милли басмаларга да теләктәшлек булыр.
Анастасия Егорова
Сергей Трусов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев