Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында ике эшченең үлеменнән соң тикшерү үткәрелә.
Татарстан предприятиесенең канализация системасында ике эшченең үлеменнән соң куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 29 яшьлек һәм 24 яшьлек ир-атлар бүген бер предприятиенең канализация системасында геодезия эшләре үткәрү вакытында һәлак булган.
Тикшерү процессы – прокуратура контролендә.
Татар-информ
Нет комментариев