Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәш авылында кулланучылар хокукы мәсьәләләре буенча белгечләр кабул итү уздырды

Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне уңаеннан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Тимәш авылында кабул итү уздырды.

Халыкны кабул итүдә шулай ук Лениногорск муниципаль районының экономика бүлеге әйдәп баручы белгече Ольга Есипова да катнашты.

Күчмә кабул итү шунысы белән җайлы: халыкка үзәк офисларга барырга кирәкми, яши торган җирдә ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Әлмәт территориаль органы белгечләре: Наталья Платонова һәм Наталья Нигаматуллина Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне һәм аны үткәрүнең максаты турында сөйләделәр. Сүз уңаеннан әлеге көн 16 мартта. 

Кулланучылар хокукларын яклау буенча аңлату эшләре уздырдылар һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. 

Әйтик, кабул итүгә килүче хатын-кыз сорау белән мөрәҗәгать итте: ательега пальто кыскартырга биргән, әмма әйберне алып калганда бирелгән квитанцияне югалткан. 

“Квитанциясез үземнең пальто икәнен ничек исбатый алам?” – дигән сорау бирә ул.

Белгечләр килеп чыккан проблемада нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре пункты нигезендә аңлатылды. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы карары белән квитанция югалган очракта, әйбер кулланучыга язма гаризадан соң, паспорт яисә кулланучының шәхесен таныклаучы башка документ күрсәтелгәннән соң бирелә.

“Кабул итүгә килүчеләргә кулланучылар өчен белешмәлекләр тәкъдим ителде, алар үз хокуклары турында белергә һәм бу хокукларны яклау буенча киңәшләр алырга ярдәм итәчәк. Шулай ук сатып алучыларның грамоталылыгын арттыруга ярдәм итәр һәм гадел булмаган хезмәт күрсәтүчеләр, җитештерүчеләр белән уңышлырак көрәшергә ярдәм итәр”, - дигән фикерен җиткерде Наталья Платонова.

 

 

Другие новости на официальной странице Госалкогольинспекции Республики Татарстан https://vk.com/gosalcogolrt

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев