Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәш авылында мунча янган

Янгын шимбә көнне булган.

Авылның Октябрьский урамында мунчага ут кабуы турында хәбәр 66 нчы янгын сүндерү хезмәте бүлегенә көндезге 14 сәгать 58 минутта килеп ирешкән.

Бүлекнең дежур диспетчеры кичекмәстән чакыру урынына янгын сүндерүчеләрне җибәрә. Янгын чыккан урынга шулай ук Лениногорск эчке эшләр бүлеге, ашыгыч ярдәм, район электр элемтәсе, горгазның дежур бригадалары да җибәрелә. 

Ут капкан корылма 3х5 метр зурлыктагы шәхси мунча булып чыга. Стеналары бүрәнәдән, металл профнастил белән тышланган, түшәме агачтан, корылманың  янгынга чыдамлылыгы 5 нче дәрәҗәле дип билгеләп үтелә. Мунча газлаштырылмаган була, ул мич белән ягып җылытыла.

Янгын нәтиҗәсендә 5 квадрат метр  мәйданда түшәмгә һәм мунча эчендәге диварларга зыян килә. Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, янгын мичләрдән файдаланганда куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозудан килеп чыккан дип фаразлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев