Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәш мәктәбендә белем алучы укучылар яңа уку елыннан яңартылган ашханәдә туклана

Яңартылган ашханәдә ашау тәмле

Тимәш мәктәбендә белем алучы 239 укучы яңартылган ашханәдә туклана. Моннан тыш районның тагын ике мәктәбенең азык блокларында ремонт булды

Мәгариф системасында мәктәпләрне модернизацияләү федераль программасы кысаларында, Лениногорск шәһәре һәм районы мәктәпләрендә яңартулар, ремонт эшләре булып тора. “Мәктәп ашханәләре азык блоклары ремонты” республика программасы нигезендә 2024 елда  районның өч: Тимәш, Ивановка, Түбән Чыршылы мәктәп ашханәләрендә капиталь ремонт эшләре башкарылды.

Әле август аенда Тимәш мәктәбенә килгән вакытта капремонт эшләре тулы куәтенә бара иде. Ул чакта соңгы нәтиҗә нинди булачагын күз алдына китереп булмады. Күптән түгел янәдән Тимәш мәктәбендә булып кайткач, чыннан да, ашханәнең тулысынча яңартылуын, ремонттан соң уңайлылыгын күрдек.

Ремонт барышында күп эшләр эшләнгән: азык блогында барлык коммуникацияләр алышынган, суүткәргечләр, электрүткәргечләр, канализация тулысынча алыштырылган. Яңа ишекләр, тәрәзәләр куйганнар. Идән, түшәм ясаганнар. Стеналар ачык төскә буялган.  Әлбәттә, ашханәгә яңа җиһазлар да кайткан.

“Хәзер ремонттан соң эшләү – үзе бер сөенеч, - ди ашханә мөдире Наталья Лобашова. – Яңарту булгач, яңа төрле җиһазлар куелды. Бездә моңарчы пароконвектомат юк иде, ул – универсаль җиһаз, аңарда пешерергә бик җайлы. Шулай ук савыт-саба юа торган машина да урнаштырдылар, хәзер эшебез җиңеләйде. Барлык савыт-саба ялтыратып тора. Яңа цехларда ризык әзерләр өчен шулай ук яңа җиһазлар куйдылар, мәсәлән, бәрәңге чистарта торган җиһаз, суыткычлар бар. Тәлинкәләр, кәстрүлләр барысы да яңа”, - дип сөйли Наталья Лобашова.  

Аның әйтүенчә, балалар теләп ашыйлар, бигрәк тә өлкән сыйныф укучылары барысын да ашап бетерә, башлангычлар әле бераз сайланып торырга мөмкин.

“Балалар пылау, ботка белән сырник ризыкларын бик тә яратып ашыйлар, тәлинкә ялт итеп кала”, - ди Наталья Лобашова.

Ашханәдә эшләүчеләр иртәнге алтыга эшкә киләләр. Үзләре әзерли, пешерә. Меню алдан 2 атнага дип төзелгән. “Меню төрлеләндерелгән. Яшелчәләр, балык, ит, макарон, бәрәңге, боткалар – барысы да бар”, - ди ашханә мөдире. Алар өчәү эшли: ашарга пешерүче Наталья Курунова, кухня хезмәткәре Рәзилә Вильданова һәм ашханә мөдире үзе.

Ашханәгә укучылар өч тәнәфестә ашарга керә. Беренче дәрестән соң 1-2нче сыйныфлар, икенче тәнәфестә – 3нче сыйныфтан 6нчы сыйныфка кадәргеләр һәм өченче тәнәфестә 6дан 11нче сыйныфка кадәрге укучылар.

Без барганда икенче дәрес тәмамланып, укучыларның ашханәгә килгән вакытлары иде. Монда бәрңге белән ит, компот һәм алма бирделәр. Дежур укучылар алданрак килеп, өстәлләргә ипиләр, алмаларны һәм ризык салынган тәлинкәләрне тезделәр.

Укучылар туклангач, берничә укучыдан фикерләрен дә тыңладык. 5нче сыйныфтан Ева Сергеева: “Беренче сентябрьдә безнең ашханәбез шундый матур булып каршы алды. Монда барысы да яңа, тәлинкәләр, утыра торган өстәлләр, урындыклар да.  Ашарга пешерүче апалар тәмле итеп әзерлиләр. Һәм мәктәп директоры да ашханәдә барысы да яхшы булсын өчен тырышкан. Без менә 2 дәрес укыдык һәм ашарга килдек. Аннары тагын 4 дәрес укыйбыз әле. Предметларны үзләштерергә акыл көче кирәк, ашагач, җиңеп була”, - дип саный Ева.


6нчы сыйныфтан Александр Белофастов әйтүенчә, ашханәдә хәзер бик тә матур. “Укыган вакытта ризык витаминлы да, калорияле дә булырга тиеш. Ашханәдә безгә шундый ризыклар әзерлиләр дә. Алар бик тә тәмле була.  Минем яраткан ризыгым -  “Дружба” боткасы, сырник белән”. 

 

Розалия Мостафина

автор фотолары


Юрий Снурницын, Тимәш мәктәбе директоры:
-    Мәктәп тормышында дөрес туклану процессына ныклы игътибар итәргә кирәк. Нәкъ менә мәктәп елларына баланың төп үсеш чоры туры килә. Аның яшәү рәвеше формалашуда туклану да зур роль уйный. Узган елгы капремонттан соң ашханәбез бөтенләй үзгәреп китте. Безнең мәктәптә Тимәш балаларыннан тыш, тирә-күрше авыллардан да килеп укучылар бар. Алар вакытында һәм сыйфатлы туклансын өчен барлык шартлар тудырылды. Ашханә СанПин таләпләренә җавап бирә. Мәктәпләр өчен шундый программаны гамәлгә кертүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә.

  • Ашханәләрне ремонтлау республика программасы 2021 елдан гамәлдә. Программа эшли башлаганнан бирле Лениногорск шәһәре һәм районында барлыгы 14 азык блоклары ремонтланган. 2025 елда 12нче лицейда һәм 14нче мәктәптә азык блоклары ремонтланачак.

Тимәш мәктәбендә 2019 елда “Мәгариф” илкүләм проекты буенча “Үсеш ноктасы” үзәге эшли башлады. Кабинетлар ясалды. Хәзер Тимәш мәктәбе укучылары хәтта роботлар да ясый.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев