Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
ЯҢАЛЫКЛАР

Тиздән Лениногорск ишегалларында бәйрәмнәр гөрләячәк (+ график)

Лениногорскида традициягә кергән ишегалды бәйрәмнәре башланып китәчәк.

Беренче ишегалды бәйрәме 7 августта була. Ул Бораулаучылар аллеясында (Менделеев урамында) узачак. Кич белән 17 сәгать 30 минутта башлана.

Ел саен августта шәһәр микрорайоннарында яшәүчеләр өчен ТОСлар бәйрәм оештыра. Бәйрәмдә төрле хезмәт күрсәтү оешмалары, идарәче компанияләр катнаша, яшәүчеләр аларга сорауларын җиткерә ала.

Бәйрәм вакытында актив микрорайон халкын бүләклиләр, балалар өчен кызыклы программа каралган.

Быел ишегалды бәйрәмнәре 18 августка кадәр дәвам итәчәк.

Кайсы ишегалдында кайчан бәйрәм булганын графиктан карый аласыз. Бәйрәмнәр 17.30 яки 17.00дә башлана.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев