Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда диабет белән авырлы хатыннарда һәм балаларда глюкоза мониторингына тагын 105 млн бүлеп бирделәр

Өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү өчен.

Татарстанда шикәр чире белән авыручы йөкле хатыннарны һәм ике яшьтән алып 17 яшькәчә шундый ук беренче типтагы авыру белән авыручы балаларны глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү өчен өстәмә акчалар бүлеп бирелде. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы хәбәр итә.

2026 елда федераль бюджеттан әлеге максатларга 77,2 млн сум, ә республика бюджетыннан 28,6 млн сум каралган. Өстәмә финанслауның гомуми күләме 105,8 миллион сум тәшкил итәчәк.

Күрсәтелгән чаралар «Шикәр диабеты белән көрәш» федераль проекты кысаларында «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, диелә хәбәрдә.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев