Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы авылыннан Гасимә әби Әүхадиевага медаль тапшырдылар

Түбән Чыршылы авылында яшәүче, быел март аенда 100 яшен билгеләп үткән Гасимә Гайнетдин кызы Әүхадиевага “ТАССРның 100 еллыгы” медален тапшырдылар.

Медальне Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова һәм авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина тапшырды, әбигә исәнлек, тыныч тормыш теләделәр.

Гасимә Әүхадиева –  тыл хезмәткәре һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Аның тормыш юлы китап итеп язарлык. Үткән гасыр башында туган әби сугыш авырлыкларын да күргән, Урал урманнарында да эшләгән, колхоз эшендә дә сынатмаган.

Әтисе Гайнетдин алдынгы карашлы, укымышлы кеше булган. Әнисе Мәчтүрә уңганлыгы белән авылда дан тоткан, балаларын да шундый итеп тәрбияләгән.

Гасимә әби ире Габдрахман Әүхәдиев белән дүрт бала үстергәннәр. Бүгенге көндә 5 онык, 10 оныкчыкның кадерле әбисе булып яши. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев