Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары Риза Фәхреддин музее җитәкчесе белән очрашты

Музей җитәкчесе Диләрә Гыймранова Кичүчаттан килде.

Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары олуг дин галиме, укытучы, мәгърифәтче Ризаэддин бине Фәхреддиннең  Әлмәт районы, Кичүчат авылында урнашкан музей җитәкчесе Диләрә Гыймранова белән очрашты. Киләсе елда мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 165 ел тула.

Риза Фәхреддин Кичүчатта туса да, аның соңрак язмышы Түбән Чыршылы белән бәйле. 1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган. Аннары Гыйльман хәзрәтне Миңлебай авылына имам итеп билгелиләр. Ризаэддин исә  ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган.

Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган. 1889 елның язына хәтле ул Чыршылы мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.

Түбән Чыршылы мәктәбе хәбәр иткәнчә, галим турында белемнәрне тирәнәйтү өчен, Диләрә ханым мастер-класс күрсәткән, китап күргәзмәсе тәкъдим иткән. “Укучылар белән кара-каршы булган әңгәмәдә беркадәр аерылып торучы, төгәл җавап бирүче егет-кызларыбыз да булды. Алар арасында 4 сыйныф укучысы Гилязова Илсия аерылып торды һәм галимгә атап чыгарылган стена календаре белән бүләкләнде. Диләрә ханым үзенең презентация белән ясалган чыгышында Кичүчат мемориаль музеендагы экспонатлар, үткәрелгән чаралар, галимнең хезмәтләренә кагылышлы яңалыклар, Чыршылы чорына караган истәлекләр турында да сүз алып барды. Бай эчтәлекле, кызыклы, кирәкле очрашу булды бу”, - дип хәбәр итә мәктәп.

Фото: мәктәп сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев