Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылыдан Камалтдиновлар гаиләсе шәҗәрә фестивалендә призлы урын яулады

4 апрель көнне Мөслим мәдәният сараенда зонакүләм «Без тарихта эзлебез» дип аталган шәҗәрә бәйрәме бәйгесе булды.

Бу бәйгедә муниципаль этапта җиңү яулаган Түбән Чыршылыдан Камалтдиновлар гаиләсе катнашты, дип хәбәр итәләр мәктәптән.

Әлеге  гаилә -  мәктәбебезнең үрнәк, музыкаль гаиләсе санала. Алар бу юлы да сынатмады. Сайфиева Талига җитәкчелегендә, ныклы әзерлек белән, 3 дәрәҗә дипломга лаек булды.

Алар үзләренең гаилә традицияләре, гореф-гадәтләре, өлкән буыннан калган мирасны саклаучы, дәвам итүче икәнлекләрен олы хөрмәт белән тамашачыга, жюрига җиткерделәр.

Камалтдинова Альбина, бу гаиләгә килгән өченче килен буларак, үзенең аш-су остасы, уңган кызларның әниләре, гаилә кыйммәтләрен түкми-чәчми саклаучы икәнен дә бик оста  итеп күрсәтте. Бердәм эш  уңышлы була!

Афәрин. Гаиләгә ярдәм иткән укытучыларга, укучыларга бик зур рәхмәт. Шундый янып йөргән, үрнәк гаилә булганга, без бик шат, дип хәбәр итәләр Түбән Чыршылыдан.

фотолар: авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев