Түбәсе җимерелгән «Магнит» складыннан 29 кеше чыгып котыла алган
Эзләү эшләре төгәлләнгән
Бүген Яшел Үзәндә «Магнит» складының түбәсе ишелүе хакында хәбәр иткән идек.
Объект администрациясе мәгълүматлары буенча, бинадан мөстәкыйль рәвештә 29 кеше чыккан. Җимерелү мәйданы 540 квадрат метр тәшкил иткән.
Коткаручылар Яшел Үзәндәге «Магнит» складының түбәсе ишелгән урында эзләү эшләрен төгәлләделәр. «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җимерекләр астында кешеләр юк.
Яшел Үзәндә булган хәл турында хәбәр бүген сәгать унберенчедә килде. Ачыкланганча, гадәттән тыш хәл склад түбәсендә күп күләмдә кар җыелу аркасында килеп чыккан.
фото: ГУ МЧС РФ по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев