Туган җирнең көче – аның эш сөючән халкында: Лениногорскида өч бәйрәм ничек узды?
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган җирнең көче – аның эш сөючән халкында: Лениногорскида өч бәйрәм ничек узды?

Лениногорск-Шөгер ягы нефть төбәгенең кара алтын чыгару, авыл хуҗалыгы, социаль-көнкүреш, мәдәни һәм рухи өлкәдәге күркәм традицияләрне саклавы ягыннан һәрчак олы хөрмәт һәм ихтирам уятып килде. Лениногорск районында яшәүчеләр районның, Татарстанның иминлегенә, муллыгына нигез булып торалар, аның үсешенә саллы өлеш кертәләр.

Өч бәйрәм

Шулай булгач, август ае ахырында билгеләп үтелүче өч бәйрәмне бергә үткәрергә хаклы дип саныйбыз. Шәһәр көне, Республика көне, Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне бер-берсенә бәйләнгән. 30 август бәйрәм чараларына бай көн булды.  Лениногорскида Тукай урамындагы үзәк мәйданга караган җәяүлеләр зонасы бәйрәм чараларының мәйданчыгы булды. Биредә миллли көнкүреш күргәзмәләре, халык һөнәрчелеге, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен күрергә була иде. “Нефть барбиозоны” бөтенроссия пленэрының рәссамнары ясаган картиналар үзгә бер ямь биреп торды. Картиналар янында ретро фотолар белән куелган экспозиция үткән чорларга алып кайтты, элеккеге шәһәр күренешләрен күреп булды. 

Мастер-класслар

Спорт сөючеләр өчен бадминтон буенча мини-турнирлар, шахмат уеннары, ГТО нормативлары тапшыру мөмкинлеге каралган иде. “Без бадминтон уйнап карадык, ГТО буенча озынлыкка сикердек”, - ди яшүсмерләр: Алексей белән Марат. 
Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗат йорты, балалар китапханәсе, «Высота» яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән бергә Татарстан флагы төсләре һәм халык орнаментлары элементлары төшерелгән открыткалар, беләзекләр һәм значоклар ясадылар. 

Лениногорск ветераннар советы “Солдатка хат” акциясен оештырган иде. “Без иминлегебез сагында торучыларга үзебезнең ярдәмебезне һәм хөрмәтебезне күрсәтәбез.  Катнашучылар кәгазь битләренә бары җылы хисләр белән яздылар, “Беренчеләр хәрәкәте” яшүсмерләре, СВО хәрбиләре гаиләләре катнашты. Алар барысы да солдатларның тизрәк өйгә, гаиләләренә кайтуны теләделәр”, - ди ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова. 

Ачык һавада – спектакль

Тукай урамының бер өлеше – сәхнә күренеше иде. Биредә Мәдәният сарае артистлары А.Островский әсәре буенча «Женитьба Бальзаминова» музыкаль комедиясен күрсәтте. Әлеге спектакльне берничә ел элек сәхнәдә куйганнар иде. Халык әле дә яратып кабул итә.
Бәйрәмнең төп өлеше “Лениногорск – горур калам” дигән театральләштерелгән күренеш белән башланды.

Бүләкләнделәр

Лениногорскилыларны һәм шәһәр кунакларын район башлыгы Марат Гирфанов, «Татнефть» генераль директорының скважиналар ремонты, бораулау һәм пластларның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча урынбасары Ринат Шәфигуллин, Татарстан Цифрлы үсеш министры Илья Начвин котлады һәм Лениногорск районының төрле тармагында эшләүчеләргә намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшыруда катнаштылар. 

Әлбәттә, җыр-моңсыз нинди бәйрәм инде ул? Төп чаралар башланганчы, үзәк мәйдандагы сәхнә буш тормады: район мәдәният йортлары коллективлары, шәһәр халык ансамбльләре, яшьләр һәм балалар коллективлары чыгыш ясады. Кичке якта исә сәхнәне Казан артистлары – Татарстанның атказанган артистлары: Зинира һәм Ризат Рамазановлар, “Jamberry” кавер-төркеме, аннары Мәскәүдән килгән: DJ Радик, Айрат Сафин һәм Алинә Давыдовалар гөрләтте. 

Розалия Мостафина, Г.Нигъмәтзянова фотолары

 


Нет комментариев