Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тыл хезмәтчәне Асия Шәрифуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды

Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактаулы хезмәткәре Асия Вәли кызы Шәрифуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Асия Шәрифуллина 1922 елның 19 октябрендә күп балалы гаиләдә туа. Балачагы Әлмәт районының Габдрахман авылында уза, кечкенәдән табиб булырга хыяллана.

Асия Вәлиевнаның хыялы тормышка аша, институтны тәмамлаганнан соң Әлмәт районында бер ел табиб булып эшли, аннары кырык елдан артык Лениногорск шәһәренең гинекология бүлегендә хезмәт итә.

Бүгенге көндә  өч баласы, дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгының  кайгыртуын тоеп яши.

Юбилярны әлеге истәлекле вакыйга белән Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, үзәк район хастаханәсе профсоюз оешмасы вәкилләре, 9 нчы ТОС рәисе урынбасары Айгөл Заманова котладылар. Гөлфирә Мәҗит кызы юбилярга озын гомер теләде, бүләкләр һәм РФ Президенты В.В. Путинның шәхси котлавын тапшырды.

Асия Вәли кызы медицина хезмәте майоры, шунлыктан хәрби операциядә алгы сызыкта булучылар өчен борчылып тора. Барысына да исәнлек-саулык тели.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2132627.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев