Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Урмышлы авылы мәктәбе укучысы - Сәет Хәбибуллин халыкара конкурста икенче урын алды

Урмышлы мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Сәет Хәбибуллин “Җәлил укулары” халыкара нәфис сүз әдәби бәйгесендә икенче урын яулады.

Сигезенче тапкыр уздырыла торган «Җәлил укулары» фестивале елдан-ел күбрәк катнашучыларны җыя. Әдәби бәйге Халыкара дәрәҗәдә уза. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә Казандагы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Җәлил укулары» фестиваленең гала-концерты узды, җиңүчеләрне һәм призлы урын алучыларны шунда бүләкләделәр.

Бәйгедә Сәет Хәбибуллин “Җәлилчеләр” номинациясендә үзе язган “Без – Җәлил оныклары” дигән шигырь белән җиңү яулады. Дүрт куплетлы, махсус шушы бәйгегә дип язылган шигыре ул аның. Бәйгегә җитди карап, әнисе, бу очракта, конкурска әзерләүдә җитәкче ролендә – Эльмира Хәбибуллина белән берлектә зур әзерлек эшләре алып барганнар.

Талантлы, сәләтле Сәетне күп кенә муниципаль конкурслар катнашучысы, призлы урын алучысы буларак күреп-ишетеп торабыз. Әнисе әйтүенчә, Сәет күп кенә спорт төрләрен ярата, математика фәне белән дус.

“Безнең улыбыз Сәет игелекле, милләт җанлы бала. Ул тик тора белми. Һәрвакыт кайда да булса катнашасы, ни дә булса башлап җибәрәсе килә аның. “Ут” кебек. Безнең өч балабыз өч төрле холыклы”, - ди Эльмира ханым.

“Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең мәдәни программасы чараларга бик бай булган. Казанда алар Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салуда да катнашканнар, герой-шагыйрьнең кызы Чулпан ханымны да якыннан күрү бәхетенә ирешкәннәр. “Шулай ук Татарстан Милли музеендкатнашкан шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова әтисенең мирасы, дәфтәрләрнең кайту тарихы һәм гаилә истәлекләре белән уртаклашты. Туган якка могҗиза белән кайткан бу үлемсез ике блокнотны бүген күрү мөмкинлеге – бу зур могҗиза бит”, - ди Эльмира Хәбибуллина. 

Аның фикеренчә, бәлки кече яшьтәге, мәсәлән, Сәет кебек балалар мондый чараның тирәнлеген аңламаска да мөмкин. Ләкин шундый масштаблы, тарихи, истәлекле чарада булу – зур хисләр уята, балалар хәтерендә дә уелып кала. 

“Җәлил укулары” халыкара бәйгесенә жюри карары белән 112 җиңүче сайланган. Быел шигырьләр 26 телдә яңгыраган. 


“Бу зур чараны шундый югары дәрәҗәдә оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә! Җәлил шигырьләрен ятлап, җырларын өйрәнеп, бу конкурска әзерләнгән, катнашкан балалар татар милләтенең чын лаеклы киләчәге булып, киләчәктә дә телебезнең кулланылышын дәвам итүчеләр булса иде”, - дигән фикерен җиткерде Эльмира Хәбибуллина. 

  • Белешмә
  • Быелгы «Җәлил укулары»нда 40 мең кеше катнашкан. Алар – илебезнең 39 төбәгеннән һәм 6 чит илдән. Ел саен катнашу географиясе арта. Иң яшь катнашучы Татарстаннан, аңа 4 яшь, иң өлкән катнашучы Ерак Көнчыгыштан, аңа 88 яшь.

фотолар: Хәбибуллиннарның шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев