Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Вагиз Санатуллин: БДИ буенча югары балл туплаучы чыгарылышлар артуы күзәтелә

Быел, ягъни 2025-2026нчы уку елында БДИ буенча югары балл туплаучы чыгарылышлар арткан.

Бу хакта Лениногорск Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин хәбәр итә.

“Быелгы уңай тенденция – югары балл туплаучыларның артуы: 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны 47гә артып, 178 булдылар (узган ел 131 иде)”, - ди ул.

Агымдагы уку елында БДИ тапшыручылар саны 263 иде. Төп чорда 11 фәннән имтихан тапшыру өчен 860 гариза бирелгән. Исегезгә төшерәбез, аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына ике мәҗбүри фәнне (рус теле һәм математика), шулай ук югары уку йортларына керү сынаулары исемлеге нигезендә сайлап алу буенча фәннәрне уңышлы тапшырырга кирәк иде.

БДИ тапшыру кампаниясе йомгаклары буенча физика, инглиз теле һәм рус әдәбиятыннан имтихан тапшыручыларның барысы да уңышлы эшләгән. Шул ук вакытта, Вагиз Самиуллович әйткәнчә, кайбер чыгарылышлар информатика, химия, җәмгыять белеме, биология һәм тарих фәннәреннән югары уку йортларына керү өчен минималь бусаганы уза алмаган. “Әлеге факт предмет комиссияләре һәм мәгариф учреждениеләре белән адреслы эшләүне таләп итә”, - ди ул. 
Имтиханнарның төп этабында математикадан 5 чыгарылыш сыйныф укучысы минималь бусаганы (2, 7, 8 нче мәктәпләрдән, ә 2 нче мәктәптән бер чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән) үтә алмаган. Үтә алмаучылар имтиханнарны резерв срокларда тапшырганнар. Ә  бер чыгарылыш укучысы гына ике мәҗбүри фән буенча минималь баллны җыя алмый. Аңа өстәмә чорда сентябрьдә яңадан тапшыру хокукы бирелгән.

Математика һәм физиканы сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары санының артуы теркәлгән, бу абитуриентларның күпчелегенең техник вузларга керергә ниятләвен күрсәтә. Нәтиҗәләр үзгәрешләрне күрсәтә: физика (+10,85) һәм профильле математика (+2,78) буенча уртача баллның иң сизелерлек үсеше теркәлгән, бу «Физика-математик алгарыш» проекты кысаларында системалы эшнең турыдан-туры нәтиҗәсе булып тора, ди Мәгариф идарәсе җитәкчесе.  

"Югары белем күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучылары аерым игътибарга лаек. Агымдагы елда 2нче һәм 7нче мәктәпләрне тәмамлаучы 3 укучы профильле математика һәм химия буенча 100 балл җыйдылар. Шул ук вакытта әлеге күрсәткеч 2025 ел белән чагыштырганда түбәнрәк, бу алга таба анализ ясау һәм мәктәпләр дәрәҗәсендә белем бирүнең сыйфатын яхшырту буенча эш алып баруны күздә тота”, - ди Вагиз Санатуллин.

Шушы көннәрдә район башлыгы Марат Гирфанов БДИда югары балл туплаучы чыгарылыш укучылары белән очрашты. Очрашуда 2нче, 7нче мәктәпләрдән һәм 12нче лицейдан укучылар катнашты. Марат Гирфанов алардан алга таба нинди планнары булуын сорашты, мәктәп еллары белән кызыксынды.

“Укучылар шәхси үрнәкләрендә тырышлык, үз-үзеңә ышану һәм укытучы-бала-ата-ана тандемының нәтиҗәле эшләвен исбатладылар. . Укучыларның күбесе техник югары уку йортларын сайлаган – бу яхшы тренд. Алга таба да зур уңышлар. Һәм үз районыбызга – Лениногорскига эшкә кайтуларын теләп калам”, - ди Марат Нилевич. 

 

фотолар: Р. Мостафина һәм ЛМР сайты

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев