Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызның гаиләләренә Батырлык ордены тапшырдылар

Орденнарны һәлак булганнарның әниләренә тапшырдылар.

 

Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбыз: Иске Шөгердән Ринат Бекмурзин, Мордва-Кармалка авылыннан сержант Константин Звонаревка Россия Президенты Указы нигезендә, үлгәннән соң хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлык, батырлыклары өчен  Батырлык орденына ия булдылар.

Бүген мэриядә орденнарны аларның әниләренә, Ринатның әнисе - Наилә Наилевна, Константинның әнисе – Вера Сергеевнага тапшырдылар.  Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Ринатның әти-әнисенә, Константинның әнисенә илебезгә шундый батыр ул үстереп бирүләре өчен рәхмәтен белдерде, якыннарына сабырлык, ныклык теләде.

Наилә Наилевна һәм Рөстәм Әнвәрович район җитәкчелегенә һәм Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһаповага игътибарлары, ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
“Бүгенге көндә хәрби операцидә булган, шулай ук мобилизацияләнгән ир-егетләр исән-сау йөреп кайтсыннар. Шундый батыр уллар булганда, Россия җиңелмәс”, - ди Рөстәм Әнвәрович.

Искә төшерик: Иске Шөгердән 20 яшьлек Ринат Бекмурзин 17 июльдә хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды, 23 июльдә авылда хөрмәтләп җирләделәр.
Мордва-Кармалка авылыннан 38 яшьлек Константин Звонарев Украина территориясендә барган хәрби операциядә яралана, 14 июльдә алган яралардан вафат була. 19 июльдә авылында хөрмәтләп җирләделәр.

 

Ильмира Гареева фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев