Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре психологларга бердәм телеграмм-чатта мөрәҗәгать итә ала
Россиядә бердәм федераль телеграм-чат эшли,
Анда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары тәүлек буе профессиональ психологлардан бушлай ярдәм алырга мөмкин.
Аралашу аноним рәвештә – шәхси мәгълүматларны сорамыйча уза. Илнең теләсә кайсы төбәгеннән мөрәҗәгать итәргә була, дип хәбәр итте Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты җитәкчесе Юлия Белехова.
Чатта 10 төбәктән 75 тәҗрибәле белгеч эшли.
16 меңнән артык кеше чатка сылтама буенча кергән. Аны РФ Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты һәм «Социаль өлкә» фонды оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев