ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Алсу мөселманча образы белән сокландырган

Моңа фанатлары комментарийларда язалар.

Җырчы Алсу кичә Россия мөселманнары Дини җыенының 10 еллыгына багышланган «Диннең көче — халыклар бердәмлегендә» дип аталган тантаналы кичәдә чыгыш ясаган. Бу хакта артистка социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Ул чарага мөселман стилендәге ак күлмәктән килгән, бу аның фанатларында соклану хисләре уяткан. «Машаллаһ», «Искиткеч», – дип яза фанатлар комментарийларда.

Җырчы тамырларында татар каны агуы белән горурлануын әйткән. «Мин һәрвакыт үз тамырларым турында горурланып сөйлим, музыканың милләткә һәм дингә карамастан кешеләрне берләштерә алуына ышанам», – дип билгеләп үтте Алсу.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев