Җырчы Габделфәт Сафинның әтисе - Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафин вафат
Күптән түгел 104 яшен билгеләп үткән иде.
104 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафинның вафат булуы турында «Арча хәбәрләре» сайты хәбәр итә.
Ветеран 1922 елның 31 мартында Арча районының Симетбаш авылында туган. 1941 елда фронтка киткән, һава-десант частена эләккән. Ивановода әзерлек узганнан соң аны Сталинградка җибәргәннәр. Һөҗүм вакытында аның полкындагы солдатларның 30ы гына исән калган, калганнарны әсирлеккә алганнар. Габдрахман Сафин озак айлар дәвамында тоткынлыкта булгаң.
Әсирлектә ул Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш белән очрашкан. 1943 елның мартында ветеран качып котылган. Шуннан соң ул 50нче гвардия дивизиясенең 150нче полкы составында Берлинны штурмлауда катнашкан һәм Иосиф Сталинның рәхмәт хатына лаек булган.
1949 елда фронтовикны кулга алганнар һәм 20 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Сәбәбе – Габдрахман Сафин әсирлектә чакта хыянәтче дип саналучы Муса Җәлил чыгарган газетаны укыган. Сталинның рәхмәт хаты да, «Берлинны алган өчен» медале дә ярдәм итә алмаган. Бары тик 1955 елның көзендә, юлбашчы үлгәннән соң, СССР Югары Советы Президиумы указы белән Габдрахман Сафинны реабилитацияләгәннәр.
Өйгә кайткач, ветеран өйләнгән һәм биш бала үстергән. Аның кечкенә улы – танылган татар җырчысы Габделфәт Сафин. Артист әтисе турында документаль фильм төшергән. Колхозда бригадир булып эшләгән.
Ветеран «Бөек Ватан сугышы елларында намуслы хезмәте өчен» медальләре, юбилей билгеләре белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган.
фото һәм чыганак: https://arskmedia.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев