Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратай авылында мөнәҗәтләр кичәсе узды (+фотолар)

Мәүлид ае башланды.

Зәй-Каратай авылы мөслимәләре пәйгамбәрне искә алу нияте белән, беренчеләрдән булып, кирәкле һәм әһәмиятле чара уздырдылар.  Рәсүлебезнең тормыш юлы һәм яшәү рәвешен, холкын искә алдылар, аның турында мөнәҗәтләр башкардылар, салаватлар әйтүнең фазыйләтләрен искә төшерделәр. Бу хакта «Ислам в Лениногорске» төркеме хәбәр итә.

Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе  Булат хәзрәтнең үтемле вәгазе нур өстенә нур булды.

Мөхтәсибәт каршында эшләп килүче «Мөслимә» клубы җитәкчесе Ләйлә ханым  барысына да салаватлар турында китапчык таратты.

Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова чараны күңел түренә үтәрлек итеп  алып барды.

Зәй-Каратай мөслимәләре мөнәҗәтләр башкардылар, викторина үткәрделәр.

Авыл  имамы Илдус хәзрәт авыл мөслимәләрнең эшләрен югары бәяләде.

Соңыннан мәдәният йортыннан барысы да  мәчеткә таба юнәлделәр. Анда ашханәдә ашап-эчеп, дога кылдылар. 

Оештыручыларга бик күп рәхмәт сүзләре ишеттерделәр.

 

фотолар: «Ислам в Лениногорске» телеграм-каналыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев