Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратай авылында төзекләндерүдән соң чишмә ачылды (+ бик күп фотолар)

Төзекләндерелгән территориягә килгәч, авыл халкы мондагы үзгәрешләрне күреп шаккатты.

 


Зәй-Каратай авылында нефтьчеләр ярдәме белән төзекләндерүдән соң “Тегермән кое” чишмәсе ачылды. Чишмә үзе генә түгел, территориясе дә үзгәреш кичереп, искиткеч матур булган, авыл халкының да гаҗәпләнүенең иге-чиге булмады. Элегрәк бу тирәдә биек булып үләннәр үсеп торган. Чишмә янында бер улак кына булган.

Язын авыл җирлеге “Татнефть” җәмгыятенә элеккеге кебек чишмәләрне карап торуны сорап, мөрәҗәгать иткән булган. Авыл халкының сүзен аяк астына салмаганнар, “Татнефтеснаб” идарәсенең Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә базасы чишмәне һәм территорияне төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкарганнар. Юллар түшәлгән, чишмә агып тора торган җиргә кечкенә тегермән ясалган. Шулай ук ял итү зонасы да ясалган, шашлык пешерү урыны бар, ял итәр өчен беседкалар да куелган.

Моннан тыш Подгорная урамы белән ике араны тоташтыручы күпер дә бик начар хәлдә булып, аны да ныгытып, менә дигән итеп ясап куйганнар. Хәзер күпер аша машина да чыга ала икән.

Чишмә ачылу тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, “Татнефтеснаб” идарәсенең җитәкчесе Ирек Газизуллин, авыл башлыгы Миләүшә Идиятова, авыл халкы катнашты. Кунаклар чишмәнең авыл халкына озак хезмәт итүен теләде, шундый матур урынны саклауны сорадылар.
Һәр эшнең башлангычы – хәер-догада. Шунлыктан авыл имамы Илдус хәзрәт дога укыды. “Рәйхан” ансамбле матур җырларын бүләк иттеләр.

Төзүчеләргә, хезмәткәрләргә муниципалитетның һәм Зәй-Каратай авыл җирлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чараны Лениногорск үзәк китапханәсеннән Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова алып барды, җыр да башкарды.

 

Язманы тулысы белән “Заман сулышы” газетында укырсыз.
Розалия Мостафина фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев