Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратай мөселманнары Кичүчатта Ризаэддин Фәхреддин музеенда булдылар

Әлмәт районы Кичүчат авылында күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең музее эшләп килә.

 Зәй-Каратай авылының мәчеткә йөрүче апалар - мөслимәләр, шулай ук мәчеткә йөрүче абыйлар һәм авыл мулласы Илдус хәзрәт - барысы 20 дән артык кеше Кичүчат авылына Ризаэддин Фахреддин музеена экскурсиягә барганнар.

Бөек галимебезнең тормыш юлы, эшчәнлеге белән танышканнар. Музей хезмәткәре Диләрә Гимранова  галимнең китаплары белән таныштырды.

Зәй-Каратайлыларга экскурсия бик ошаган, үзләренә  файдалы мәгълүмат  алганнар. Р.Фәхреддин шәҗәрәсендә Лениногорск районына кагылышлы мәгълүматлар да белгәннәр.  Зәй -Каратай халкы оештыручыларга, алып баручыларга, музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

 

фотолар: мөхтәсибәт телеграм каналыннан (https://web.telegram.org/a/#-1001536886807)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев