Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

«Заман сулышы» газетына - 35 яшь!

Милли матбугатыбыз

Лениногорск районында чыгып килүче бердәнбер татар матбугаты – “Заман сулышы” газеты оешканга 1 июльдә 35 ел. Газет өч дистә елдан артык райондашларга яхшы хәбәрләр җиткерүдә армый-талмый хезмәт итә.

“Заман сулышы” газеты – Татарстан мөстәкыйльлеге белән бер яшьлек газет. Аңа 35 яшь кенә булса да, Лениногорск халкы көтеп ала, яратып укый, мәкаләләр җибәрәләр, аларның газетта басылуын күреп, шатланалар.

Иҗтимагый тормыш, шәһәр һәм район яңалыклары, хезмәт кешеләре, кешеләр язмышы, әдәбият-мәдәният, мәгариф, спорт, файдалы киңәшләр, сканвордлар, мәзәкләр, белдерүләр, реклама – безнең газетта барысы да бар. 

Лениногорск шәһәре һәм районында рәсми чыганакларга таянып, мәгълүматны дөрес итеп җиткерүче ике газет кына нәшер ителә: “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести”. 

1931 елда Лениногорск җирлегендә беренче тапкыр татар газеты чыга башлый. Ул “Тоташ колхоз” (“За сплошную коллективизацию”) дип атала. Ш.Шаһиев беренче мөхәррире итеп билгеләнә. 1950 елда, газет исемен “Җиңү байрагы” (“Знамя Победы”) дип үзгәртә. 1955 елдан “Ильич васыятьләре” (“Заветы Ильича”) исеме астында дубляж буларак чыга.
Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән 1990 елда яңа, мөстәкыйль газет – “Заман сулышы” чыга башлый. Үз телебездә газет чыгару  күптәнге хыял була. Бигрәк тә, дистәләрчә еллар тәрҗемә басманы җитәкләгән, хәзер инде бакыйлыкка күчкән, Фәлван абый Нуруллин көтә әлеге шатлыклы вакыйганы.


-Шәһәр һәм район халкы өчен мөстәкыйль татарча газет чыгара башлау турында карар кабул итүнең икенче көненнән үк, зур эш башланды. Яңа басманың беренче санын 1 июльгә әбүнәчеләр кулына илтеп җиткерү бурычы куелды. Мин барысын да нульдән башларга туры киләчәк, дип аптырабрак та калдым, - дип искә ала иде Фәлван Нуриевич.

Иң беренче итеп газетның исемен уйлап табу буенча конкурс игълан итәләр. Шәһәр һәм район халкыннан йөздән артык тәкъдим керә. Тапталмаган, исеме җисеменә туры килә торган булыр, дип “Заман сулышы” күпчелек тавыш белән кабул ителә. Зур тырышлык белән беренче санны билгеләгән вакытка чыгаралар.

“Авыр хисләр белән эшли башлаган идек, - дип сөйләгән иде, бүген инде мәрхүм ветеран-журналист Римма апа Фәттахова. - Безгә теләктәшлек күрсәтергә тиешле кайбер иҗат әһелләре: ике-өч сан чыгарачак та, газетлары ябылачак, дип фараз кылды. Менә шундый шартларда без кайдан көч алдык икән. Әлбәттә, халыктан, газет укучылардан».

Беренче саннарда ук балалар иҗатын җанландыру өчен “Кыңгырау чакыра” бәйгесен игълан итәләр. Җәмит ага Рәхимов безнең төбәк балаларының иҗаттан ерак булуына борчылып торган. Ә инде “Заман сулышы” чыга башлагач, редакциягә ташкын булып балалар иҗаты килә башлый һәм моңа Җәмит ага сөенеп туя алмаган. “Балалар иҗатын эшкәртеп, газет битләренә чыгаруда үз өлешен кертүче – шагыйрә Рәмзия Габделхакова”, - дип искә алган иде Римма апа. 

Талантлы язучы Рәмзия Габделхакова иҗатының кинәт кенә күтәрелеп канат яруын ул үзе  саф татар телендә газета чыга башлау белән бәйли. "Заман сулышы" - минем чишмәм башы", - ди ул. 

Иҗат әһелләре дә “Заман сулышы” битләрендә чыгыш ясый башлый. Бигрәк тә беренче көннән җитәкчелек иткән баш мөхәррир Фәлван абый Нуруллинның фидакарьлеге, ныклыгы сокландыра. Кеше буларак уңай сыйфатларын да, белемен дә кызганмый ул. Хәтта физик көчен дә!

Редакциягә бина буенча ярдәм итүче дә табыла, ул –  “Заветы Ильича” газеты мөхәррире Николай Игнатьев. Арзан гына бәягә “УАЗ” машинасы да алгач, күрше районнар Әлмәт, Баулы, Азнакайга баралар, районыбыз авылларына бик теләп чыгалар.

Әкренләп ныклы коллектив туплана. Редактор – Фәлван Нуруллин, аның урынбасары, Римма Фәттахова, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Равилә Вәлиева, сәнәгать бүлеге мөдире Мәдинә Закирова, җаваплы секретарь Җәдит Хәбибуллин, соңрак Рәмзия Габделхакова һәм Роза Ганиевалар, Харис Гомәров кушыла. Иҗат төркеме ярдәмчеләре – тәрҗемәче Хәзинә Мусина, корректор Люция Гайфуллина, операторлар Җәмилә Гәрәева, Гөлсинә Гыйльметдинова газет чыгаруга күп еллар көч куялар.

“Заман сулышы” газеты оешкан көннән үк бирегә эшкә килгән Җәмилә апа Хәбибуллина да эшләгән елларын якты хатирә итеп искә ала. Газетны версткалаучы, ягъни бизәүче-матурлаучы булып эшләде ул. Бик күп белә, кызыксына, тиз эшли иде. Ул елларда газетны версткалаучылар арасында республика конкурсы уздыру гадәте бар иде, менә шунда Җәмилә апа бик күп тапкырлар катнашкан. 

“Заман сулышы”на кадәр мин “Заветы Ильича” редакциясендә корректор булып эшләдем. Аннары “Заман сулышы”на машинистка булып эшләдем. Ул чакта әлеге вазифада бер мин генә идем. Бу һөнәргә беркем дә өйрәтмәде, типографиядә эшләгәнлектән, өйрәнүе авыр булмады. Аннары соңрак компьютерлар кайтты. Алар бик зур, үзләре авыр иделәр. Анысына да үзебез өйрәндек. Кайчакта “Заветы Ильича” редакциясенә дә өйрәнергә кереп чыга идек. Мин Хәзинә Мусина, Гөлсинә Гыйльметдинова белән бергә дус-тату булып эшләдек. Хәзер еллар узгач, эштәге авырлыклар онытылган. Ә авыр чаклар була инде ул һәркайда. Уңай чишелеш табып, үткәрә белергә кирәк. Эш вакыты төгәлләнгәч, калып эшләгән чаклар да була иде”, - дип искә алды Җәмилә апа. 

Беренче редакторы итеп Фәлван Нуруллин билгеләнә. 1993 елдан коллективны Рифат Каюмов җитәкли, кыска гына вакыт эчендә газет үз йөзен таба, иҗтимагый-сәяси язмалардан тыш, тарихи материаллар, укучыларыбыз хатларына күп урын бирелә. Үз сүзен укучыга җиткерә белә торган көчле журналистлар эшли. 

Рифат Каюмов 2011 елга кадәр редактор булып эшли. «Заман сулышы” редакциясендә эшләү миңа бик зур тормыш тәҗрибәсе бирде, бик күп кешеләр белән очраштырды, таныштырды”, - ди Алсу Миннебаева.
Ул 2017 елга кадәр редакция коллективын җитәкләде. 

«Заман сулышы» – татар телендә чыгып килүче иҗтимагый- сәяси газет, “Татмедиа” җәмгыятенә керүче “Лениногорск-информ” филиалы. Филиал ике газет: “Заман сулышы”, “Лениногорские вести” һәм Лениногорск телевидениесен берләштерә. Филиал җитәкчесе – Әнисә Камилевна Мельникова.

Хәзерге көндә “Заман сулышы” гомуми күләме 12 битле булып, җомга көнне чыга.  Газетның урта битләрендә “Атна вакыйгалары” кушымтасы Татарстан хәбәрләрен җиткерә. 

Безнең газеттан төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре үзенә кызыклы язмаларны таба ала. Рубрикаларга килгәндә, алар төрле: “Район тормышы”, “Авыл хуҗалыгы”, Үз телем”, “Безгә язалар”, “Әдәбият-мәдәният” һәм башкалар. 

 “Заман сулышы”на –  35 яшь.  Бу чорда газетның 4 мең 820дән артык саны дөнья күрде. Күп нәрсә үзгәрде, әлбәттә, газетның версткасы да, мәкаләләрнең эчтәлеге дә заманчалашты, эшләү принциплары да үзгәрде. Нинди дә булса чарага, бәйрәмгә барасың икән, материал алып кайтырга, күп итеп фотолар ясарга, видеолар төшерергә кирәк.

Кайткач исә беренче чиратта “Заман сулышы” сайтына, социаль челтәрләргә әлеге чара турында язып куябыз. 

Укучыларны газет белән кызыксындыру өчен төрле кызыклы мәкаләләр, гыйбрәтле язмышлар турында язмалар басыла.

Соңгы елларда газет берничә төрле проектларны гамәлгә ашырды. Әйтик, “Лениногорск- талантлар төбәге”, “Халык традицияләре – милләт нигезе”, “Кече Ватан”, “Безнең Геройлар” һәм башкалар. 

“Заман сулышы” газеты журналистлары төрле конкурсларда призлы урыннар алалар: “Кулланучылар хокукын яклау буенча”, “Эколидер”, Ышаныч һәм куркынычсызлык”,  шулай ук “Август-Агро” җәмгыяте тарафыннан үткәрелүче конкурста катнашып, лаеклы урыннар алабыз. 

“Заман сулышы” газеты берничә ел рәттән Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының федераль грантына ия була. Кечкенә генә районда чыгып килүче татар газеты өчен Россиякүләм дәрәҗәдәге грантны оту – зур шатлык, горурлык безнең өчен. Грантлар хисабына мөһим иҗтимагый әһәмияткә ия булган актуаль темалар яктыртыла.

Укучы белән ике араны бәйләүдә “Заман сулышы” сайты: https://zamansulyshy.ru/ мөһим роль уйный. 

Моннан тыш социаль челтәрләр соңгы арада активлашты: Вконтакте: https://vk.com/id157147612 челтәрендә еш кына туры эфирлар үткәрәбез, бәйрәм чараларыннан видеолар төшереп, шул вакытта ук социаль челтәргә куябыз.

Одноклассники: https://ok.ru/group/70000007441922, Телеграмда: http://t.me/zamansulyshy үз аккаунтларыбыз бар. 

Әлбәттә, газет тормышында бик күп үзгәрешләр булса да, төп максат – газет укучыларыбыз өчен эшләү, аларның күңелләренә ятышлы мәкаләләр язу, телебезне саклау, халык өчен кирәкле, мөһим хәбәрләрне җиткерү – үзгәрешсез калды.

Хөрмәт белән мөхәррир Розалия Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев