Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Заман сулышы» газетына арзанрак бәядән язылу декадасы башланды

Хөрмәтле газет укучылар! Сезнең өчен яхшы хәбәр: 10 апрельдән 20 апрельгә кадәр ташламалы язылу башлана.

Ягъни шушы ун көн эчендә “Заман сулышы” газетына арзанрак бәядән икенче яртыеллыкка язылырга мөмкин.

Әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

Бу хәбәрне үзегез укыгач, күршеләрегезгә, таныш-белешләрегезгә дә хәбәр итегез.
Шушы ункөнлектә язылучылар өчен бүләкләр дә булачак әле. 24 апрельдә бүләкләр уйнатачакбыз.

Димәк, ике файдалы эш башкара аласыз: 10сыннан 20 апрельгә кадәр яраткан газетка языласыз һәм кем белә, бүләкле дә булып куярсыз.

“Заман сулышы” укучыларын һәрвакыт бүләкләр белән шатландырып тора. Киләчәктә дә бергә булыйк.

Барлык почта бүлекчәләрендә язылырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 5-14 - 62, 5-34 - 38, 8987 - 221 - 81 - 86.

10-20 апрельдә Бөтенроссия язылу декадасы уза. Укучылар «Татмедиа»нең газета һәм журналларына 13 процентлы ташлама белән языла ала.

«Татмедиа»  «Сөембикә», «Идел», «Сәхнә», «Казан», «Татарстан» популяр журналларына һәм «Казанские ведомости» газетасына, шулай ук район вакытлы матбугатына язылырга тәкъдим итә. «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Көмеш кыңгырау» балалар басмаларына да махсус бәя буенча язылырга мөмкин.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев