Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

«Анда телевизор юк»: Алсу һәм Азат Фазлыевлар фатир арендалап яшәргә мәҗбүр

Җырчы гаилә: Алсу һәм Азат Фазлыевлар бүгенге көндә фатир арендалап яшәргә мәҗбүр,

чөнки гаилә шәһәр читендә йорт җиткезеп килә.

Хәзерге көндә анда ремонт эшләре бара. Бик тиздән Фазлыевлар шәхси йортларына күчәчәкләр. Бу хакта Алсу блогер Равил Закировка «Татар җыры» фестиваленең сәхнә артында сөйли.

Блогерның соравына җавап итеп, ул үзенең музыка тыңларга да, телевизор карарга да вакыты булмавын әйтә. «Өйдә телевизор юк та. Ремонт барганга, «съемный» фатирда торабыз. Анда телевизор юк», – ди ул.

Күчкәч, Алсу йорттагы җиһазларны да, ремонтның нинди булуын да күрсәтергә җыенмый. Моны мактану дип кабул итәрләр, дип борчыла. Әмма, сер итеп кенә өйләрендә, студия кебек аерым бер бүлмә ясаганнарын әйтә.

Йорт салып керү – җырчының тормыш иптәше Азат Фазлыевның бик зур хыялы булган. Азат бу хакта бер телевизион тапшыру барышында бүлешкән иде.

- Бу – минем күптәнге хыял. Ул әти-әни исән вакытта чынга ашарга тиеш иде. «Менә мин артист булам да бай булам. Сезгә өй салам, сезне Казанга алып китәм. Чит илдәге кебек, икегез бассейнда коенып ятарсыз», дип әйтә идем. Шул вакытта әни: «Бездән кайтып сорамасаң, шул җитә безгә», дип әйткән иде.

Әти күрде, йортның нигезен дә, төзелеп беткәнен дә күрде, әмма ремонт ясап әзер булганын күрмәде, – дип үкенеп сөйләгән иде Азат.

 

Чыганак: Интертат

 https://arskmedia.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев