Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

«Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр кияүгә чыга

Кичә тәкъдим ясаганнар үзенә.

Кияү егете – сәхнәдәше, иҗатташ дусты, күп көйләр авторы Айдар Минһаҗев. Яңа өендә туган көне хөрмәтенә үткәрелгән мәҗлескә кунакка чакыргач, Дилбәргә алтын йөзек кидерә.

Чын хәлме соң бу, әллә шаяртасызмы, дип шалтыраткач, Дилбәр, гадәттәгечә көлә-көлә: “Чын, чын! Чындыр инде, бөтен кеше котлый бит”, – дип җавап бирде. Лилия Хәмитованың аягы җиңел булган, димәк...
– Айдар башта Сәгыйт Гыйбашевның “Йолдызлар бик күп, бик күп санасаң...” җырын җырлады да, Дилбәргә сүзем бар, диде. Бөтен кунаклар тынып калды. Яныма килеп, Дилбәр, миңа кияүгә чыгасыңмы, дип әйтүе булды, бөтен кеше “Ооооо!” – дип дәррәү күтәрелеп кул чабарга, сызгырырга тотынды. Риза дип әйткәнемне дә сизми калдым. Без аның белән бер-беребезне бик күптәннән беләбез. Лилия Хәмитова, мин, Айдар – шактый гына вакыт өчәү концертлар да куеп йөрдек. Ул гел минем янәшәмдә инде, моңа кадәр бөтен эшне бергә эшләдек. Кибет ачтым – ярдәм итте, Константиновкада йорт сатып алдым – кирәк чакта булышты.

– Тәкъдим ясау турында сөйләгез әле, Дилбәр. Кинәт кенә эшләнгән эшме, үзегез көттегезме?
– Юк. “Ашарга дип кенә килгән идем, бәтәч!” – дидем. Беренче сүзем, мин исәррерәк бит инде, эчемдәге тышымда. Икенче сүзем итеп, абау, ничек өйләнергә булдың соң, дип сорадым әле. Сәгате җиткәндер инде диде дә, алтын йөзек бүләк итте. Ярар, мәйтәм, эчемнән генә, бушка киерткәндә кияргә кирәк, бушка йөзекне көн саен бүләк итмиләр (көлә).

– Айдарга ничә яшь соң?
– Аңа 50 яшь тулды. Миңа да шул тирә, ну әз генә олырак.  

 

https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/baxet-telagez-bezga-dilbar-faiz-kiiauga-cyga

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев