Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Элвин Грей Донбасста нишләп йөргән? Мәгънәсе нидә?

Бүген җырчы Элвин Грейның Донбасста булуы турында хәбәр социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында таралды. Ул шәхси битендә ни өчен анда барганын язгаң, янәсе, үз күзләре белән анда нәрсә барганын күрәсе килгән.

Мин аңлыйм, Донбасска яки махсус операция бара торган җиргә Россия Президенты Администрациясе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко барса, ул яңа территорияләрнең кураторы һәм анда президентның вәкиле буларак йөри. Вице-премьер Марат Хөснуллинның да шунда булуын аңлап була, ул инфраструктура төзелешен җитәкли яки махсус операциягә ярдәм итү линиясе буенча губернаторлар корпусы белән эшләүче Мәскәү мэры Сергей Собянин килүен дә кабул итәм. Мин хәтта Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән Баулы районы башлыгы Ильяс Гузаировның Донбасска баруын да аңлыйм. Түрәләр гуманитар йөк алып килә, безнең егетләр белән очраша. Тик анда татар һәм башкорт эстрадасы җырчысы Элвин Грей нишләп йөргән? Ул солдатларның рухын күтәрер өчен концерт оештырганмы? Аларга кирәкле әйберләр алып килгәнме? Анысы белә алмадык. Артист фәкать көрәш зонасына барырга һәм нәрсә булганын карарга булганмы?. Аның килүенең бернинди мәгънәсе дә, файдасы да юк иде. 

Радик Юльякшин шуны аңларга тиеш: бу әбиләрнең бакчасында помидор җыю түгел, ә махсус хәрби операция, җитди сугыш хәрәкәтләре. Гомумән, бездә әле мобилизацияләнгән егетләрнең ата-аналары бар, аларның да бәлки үз күзләре белән күрәселәре киләдер. Ул шул кешеләргә Донбасска бару өчен автобус оештырырга киңәш итәме? Аның сәяхәтенең мәгънәсе нинди иде соң?

Бу хакта фикерләр белән видеоны https://t.me/imenno116 ("Именно Шулай") телеграм-каналында урнаштырдым, кызык дип тапсагыз, кереп карый аласыз 

Рәсим Хаҗиев

http://shahrikazan.ru/news/fiker/elvin-grey-donbassta-nishlp-yrgn-mgnse-nid

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев