Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Фирдүс Тямаев: «Яна яздык»

Җырчы Фирдүс Тямаев гаиләсе белән чак кына фаҗига булмаган.

– Өйдә ниндидер ис килә башлады, әле минем борыным ис сизми. Түбәгә менеп карарга булдым. Тычкан ут чыбыгын кимергән. Ут агачка капкан, Алла сакласын, яна яздык. Җәмәгать, «светоточка» утлар куймагыз. Әле ярый үзебез өйдә идек. Йоклаган вакытта гаиләң янып үлсә... Аз гына соңрак кергән булсам, яисә үзем өйдә булмасам...

Аллаһ сакласын! Йорт түбәсенә экомамык (төзелеш материалы ред.иск.) салган идек. Ул үзе янмый, әмма арасыннан тычкан йөргән. Бәла аяк астында гына. Бурдан кала – уттан калмый. Өйне төзегән вакытта бер электрчы килеп мактанган иде. Ленар бар электр чыбыкларын янәдән карап, төзәтеп чыкты, нәкъ менә шушы янгын чыккан урын калган иде. Зинһар, өйгә электр чыбыгы сузганда профессиональ электрчылар чакыртыгыз. Берегезнең йортына да ут кермәсен! – дип уртаклашты җырчы.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев