Фирдүс Тямаев сәламәтлеге турында: «Йә операция, йә гастрольләр инде»
Җырчы сәхнә артына чыккач, аның кыяфәтенә күзем төште. Сакал үстергән икән бит ул хәзер.
- Мондый үзгәрешләр дингә ныклап кереп китүегез белән бәйле түгелме?
- Дингә кереп китү – нәрсә соң инде ул? Дин бит ул һәрбер кешедә бар. Тик кемнеңдер ул тиз ачыла. Кемнеңдер соңрак ачыла. «Дин» дигән сүз – тизрәк чапан элеп, сакал үстереп, аннары бөтен дөньяны оныту түгел. Ике дөньяны бергә алып барырга кирәк. Без барыбыз да диндә булырга тиеш.
Минем хәзер инде өч бала, беренчедән. Кечкенә кызым бар. Кызым алдында элек малайларым каршында кебек трико, шортыдан яланөс кенә йөри алмыйм. Мин хәзер трико белән майкамны киям. Кызым мине тәрбияли. Малайларга кайчак колак төпләренә «биреп» тә ала идем. Әзрәк яман сүзләр дә ычкына иде. Кызым әйттертми. Тамашачым да тәрбияли. Үземнең харизма, энергетика белән тамашачыны дәртләндереп, елатып, бер бәйрәм уздыра алсам – шул инде Тямаев концерты.
Икенче елга – безнең 15 еллык юбилей. Бүгенге көндә 250гә якын үзем язган җырларым бар. Аллаһка шөкер, «багажник» зур. Икенче елга юбилейга барыгызны да көтеп калам.
- Язын сәламәтлегегез белән бәйле булган проблемалар турында әйткән идегез. Шулкадәр энергия биреп эшлисез. Бу бит инде организм өчен дә авырдыр. Шундый график һәм концертлар белән үзегезне карый аласызмы?
- Тиздән тикшеренергә барам. Йә операция, йә гастрольләр инде.
- Әйбәт булсын, дип телим.
– Әйбәт булыр, Аллаһ боерса. Аллаһ биргән гомерне, күпме язган – шуны яшибез. Шуңа күрә юкка гына «Яшәп калыйк», «Бу тормышта игелекле гамәлләр кылыйк» дип җырламыйбыз. Һәрберебезгә исәнлек-саулык. Илләребез тыныч булсын, – диде Фирдүс Тямаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев