Илсөя Бәдретдинова операция кичергән. Бу хакта җырчы «ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында алып баручы Лилия Кадыйровага белдергән.
"Лилия сөйлисе түгел нәрсәләрне дә сөйләтте. Аны хөрмәт иткәнгә, алдый алмадым", – дип яза ул, тапшыруның анонсын куеп.
«Лилия, мин синең бу сорауны бирәчәгеңне белдем, көттем. Яшерер нәрсәм юк – күптән түгел операция кичердем. Аңлаганнар аңларлар, бүгенге көндә мин гистология көтәм…» – ди Илсөя Бәдретдинова.
Нет комментариев