Ильмира Нәгыймова Балида кәләшнең чәчәк бәйләмен тоткан
Бу хакта ул социаль челтәрдә сөйләп узган.
– Мин монда бөтенләй булырга тиеш түгел идем. Дустым Гөлназ Сираева белән диңгездән соң, макияжсыз, тыныч кына килгән идем. Язмыштыр бу! Кем соң син сөйгән ярым? - дип язган җырчы.
Күрәсең, Балига кадәр 2 тәүлеклек юл юкка узмаган. Шунысы кызык, Ильмира кәләш белән таныш та түгел. Ырымнарга ышансак, тиздән Ильмирадан яхшы яңалыклар булачак. Ә әлегә җырчы шәхси тормышын сер итеп саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев