Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Ильмира Нәгыймованы Мәскәүдә талаганнар

Популяр җырчы Ильмира Нәгыймованың Мәскәүдәге концерты алдыннан күңелсез хәл булган.

Ильмираның гримеркасына кереп, кыйммәтле әйберләрне урлап чыкканнар.

“Безне Измайлово концертлар залында таладылар. Биючеләрнең кесәләренә, сумкаларына кереп, әйберләрен урлаганнар. Ике телефон белән өч AirPods юкка чыкты. Бөтен җирдә камералар тора, әмма нәкъ менә бүген аларның эшләмәвен әйттеләр. Нишләргә? Полиция чакырттык. Ярты сәгатьтән концертым башлана. Бу концертлар залына паспортларны тикшереп кенә кертәләр. Шуны ачыкладык: паспорт белән бирегә Марина Карпова дигән кеше кергән. Камералар эшләми, “кара” көн бүген. Гримеркаларны беркайчан да бикләп йөрми идек, чөнки биредә катгый таләпләр. 15 ел сәхнәдә эшләү дәверендә беркайчан да гримерканы бикләгәнем булмады. Киләсең, аренда өчен акча түлисең. Үз гомеремдә беренче тапкыр мондый хәл. Кереп чистартып чыгып киттеләр”, - дип сөйли Ильмира.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото Ильмира Нәгыймованың ВКонтакте төркеменнән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев