Илсөя Бәдретдинова концертларын өзмичә генә операция ясаткан
Илсөя Бәдретдинова үзенең бер көне сыйган ролик төшергән.
Җырчының көне иртәнге сәгать унда макияж ясатудан башланып, кичке унга кадәр бик актив була. Шул вакыт эчендә артист берничә урында интервью бирергә, төрле кешеләр белән очрашырга җитешә. Шушы көннәрдә җырчыга сәламәтлеген дә кайгыртырга туры килгән.
«Шундый коточкыч ритмда яшибез, Аллаһка шөкер. Шул арада табиблар килеп тамагымны ремонтлап китә, шул арада аякка операция ясала… Сез белмәгәннәре дә әллә никадәр.
Концертлар гөрли. Яратам эшемне! Чирләргә, зарланырга вакытым да юк, жәлләргә кешем дә юк», – дип язган Илсөя Бәдретдинова.
«Мондый мизгелләрне дә күрсәтәсе килә! Монысы да безнең тормыш… Кичә бер хатын «одна фонограмма» дип бөтен дөньяга язып чыккан. Концертымда теләсә кайсы җырымда чыгып, микрофонны тартып алырга рөхсәт итәм! Фонограмма юк!!! Кичә, яшермим, ярты концертка кадәр тавыш «так себе» иде, ләкин тамашачылар аңлыйлар! Кичә аерым бер җылылык сизелде залда! Соңга таба тавыш ачылды һәм концертны киредән башлыйсы килде», – дип яза җырчы.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев