Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Иркә: «Бу турыда беркайчан да кешегә сөйләгәнем булмады...»

Кеше фикеренә генә нигезләнеп, фикер йөртсәм, бу интервью булмаста иде. Күпләр көткәнен белә торып та... Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Иркә белән соңгы 4 ел эчендә бу беренче зур интервью.

- Көчле булу авырмы?

Әгәр дә синең өчен мин көчле булып күренәм икән, мин шат кына, Гөлинә. Гәрчә син мине әле тышкы яктан гына беләсең һәм ниндидер адымнарымнан гына чыгып шулай фикер йөртәсең. Берәр буш урын булсам, син минем белән бүген очрашып, кара-каршы сөйләшеп тә утырмас идең, шулаймы? Көчле икәнемне исбатлар өчен бер генә ел вакыт үтмәде бит, шактый күп сынаулар аша үтәргә туры килде. Шуңа күрә җиңел дип әйтә алмыйм.

- Элеккеге Иркә белән бүгенге Иркә аерыламы?

Бик нык. Мин беркайчан да менә мондый ук булырмын дип уйламадым. Элек мин тиз кызып китүчән идем. Кайвакыт уйланылмыйча, төрттереп әйтелгән сүзләр дә булгалый иде. Безнең якта шулайрак сөйләшәләр, шундыйрак бит инде без, туры сүзле. Аннан йолдызнамә буенча Кучкар булуымның да йогынтысы юк түгелдер инде. Дин ягыннан йолдызнамәләргә ышану бик үк яхшы түгел икәнен белсәм дә, сирәк булса да, укыштыргалыйм. Хәзер мин елдан-ел үз өстемдә эшлим, үземне өйрәтәм, орышам, аңларга тырышам. Барыбер әле бу мин күрергә теләгән чын Иркә түгел. Минем әле күп әйберләрне үземдә җиңәсе бар. Үз-үзем белән калып, нидер язып, «алай ярамый, Иркә, син дөрес эшләмәдең» диеп үз-үзем белән сөйләшеп, һәр көнемә нәтиҗә ясый башладым. Читтән сәер кебек күренсә дә, файдасы бар бит. Үзем белән горурланырга өйрәндем менә. Ике атна, бертуктамый, чабып эшләп йөрим икән, 1-2 көн туктап ял итәм. Артыгы ярамый. Аннан энергия дөрес якка китми башлый.

- Ә сезнең гаиләдә дилбегә кем кулында? Читтән караганда, сезнекендәдер кебек.

Ничек кенә безне күрергә тырышмасыннар, гаиләдә Артур баш һәм дилбегә дә аның кулында. Мин моның белән бик канәгать. Без бу әйбергә бер генә ел килмәдек. Кыз балаларга әти ягыннан таләпчәнлек кирәк, аларны уку ягыннан да, тәрбия ягыннан да тота белү мөһим. Уртанчы кызыбыз Әминә беренче сыйныфны тәмамлады менә, бик мөстәкыйль булып үсеп килә. Укуына бик булышмыйбыз. Әгәр хәзер беренче сыйныфта булышачакбыз икән, 11нче гә кадәр булышасы булачак, аннан безгә салынып кына укый башлаячак. Без менә шулай әз генә утка салып алабыз аларны. Кайвакыт «Ой, монысы җыелмаган, тегесе әзер түгел, җитешмим», - дип зарлана башласа, «Ә кем җыярга тиеш соң синең арттан?» – дим. Салкын тиеп, авырып тора икән, «Ярар, барма», - дибез. Юк, торып җыена да китә. Сыйныфташларыннан төшеп каласы килми. Әнә шулай үзе нәтиҗә ясарга өйрәнде бала. Алар безнең өчесе өч төрле һәм һәркайсы үзенчәлекле. Интернетта язылучылар: «Ник балаларыгызны күрсәтмисез?» – диләр бит инде. Әйе, күрсәткән очракта, бу безнең өчен бер плюс булыр иде. Тик әтиләре каршы булгач, мин нәрсә эшли алыйм?

- Минем тормышымдагы иң зур кайгы – ул әтине югалту дигәнегез бар...

Мин әле дә аның киткәненә ышана алмыйм. Ул киткәч, авылдагы утны сүндергән кебек – күңелгә әти яктылыгы җитми. Аның «җир кешесенә сәхнәгә күтәрелү авыррак булыр, кызым, әмма беркайчан да артка чигенмә» дигән киңәшләрен ишетәсем килә. Әмма бу инде мөмкин түгел. Әти турында сөйләү әлегә авыр. Ул киткәч, мин рәхәтләнеп бер кычкырып еламадым да әле, Гөлинә. Әйдә ул ярага тими торыйк, яме…

- Иң зур уңышыгыз нәрсә?

Балаларым. Ирем дә, эшем дә, акчам да түгел. Менә шул балаларны дөрес итеп тәрбияләп үстереп, кеше итәсе иде. Ана булу шундый зур шатлык ул, Гөлинә. Сиңа да шуны татырга язсын!

- Бүгенге Иркәнең тамашачыга әйтер сүзе бармы?

Бар. Беренчедән, тамашачыма миңа терәк булганнары өчен зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Яшермим, төрле вакытлар булгандыр. Әмма без бу сынауларны тамашачым белән бергә атлап уздык. Алга таба да аларның өметләрен аклармын дип ышанам. Икенчедән, тормыш миңа зур сабак бирде. Хәзер мин кешеләрнең, син яхшылык эшләгән очракта да, явызлык эшли алуларын; ал күзлекләрне салып, дөреслеккә башың белән килеп бәрелгән чакта да, оптимист булып калырга кирәклеген; беркемгә дә күңелеңне ачып бетерергә һәм җаныңны каралтырга ирек бирергә ярамаганлыгын яхшы беләм. Менә бу бүгенге Иркә. Мине ничек бар – шулай кабул иткәннәргә мең рәхмәт!

https://intertat.tatar/news/irka-bu-turyda-berkaican-da-kesega-soilaganem-bulmady-5853818

https://vk.com/irke_official фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев