Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Ләйсән Гыймаева: «Сәламәт булып картаерга язсын, дип телим мин хәзер»

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева белән әңгәмә.

-Сез дә, Булат та – иҗат кешеләре. Очыныбрак, фантазиягә артык бирелеп киткән вакытларда кайсыгыз кайсыгызны җиргә төшерә?

Безнең тандемда мин – җир кешесе. Булат ул фантазиягә артык бирелеп китсә, бөтенләй чыга алмаска мөмкин (көлә). «Булат, моның барысын да эшләп бетереп булмый бит инде, тагын уйлыйк әле», – дим кайвакытта. Ул кулына гитара алса да, онытылып китеп, берәр сәгать уйнап-җырлап утыра ала. Шуңа күрә гаиләдә берең «җиргә төшерүче» булырга тиеш. Иҗат буенча да Булатның идеяләре күбрәк. Ул күптәннән сценарийлар яза, алып баручы буларак, тел байлыгы да зур. Булатның идеяләрен без гадәттә, бергәләп киңәшеп, тагын да үстерәбез.

Балалар тәрбиясенә килгәндә, үзара килешүебез бар: беребез ачуланганда, икенчебез кысылмый.

-Таңсылуны сәхнәдә елдан-ел ешрак күрәбез. Сезне инде хәзер халык та, икәүләп түгел, өчәүләп киләләр, дип көтә. Аны да эстрадага ныгытып аяк басты дип уйларга буладыр.

Таңсылу җырларга бик ярата. Кечкенә чагыннан ук төрле бәйгеләрдә катнашып килде, призлы урыннар яулады Сәүдә үзәкләренең әле ачылып кына килгән чагы. 2 яшьлек кызым, шунда кергәч, беркемне күрми-ишетми, кычкырып-кычкырып җырлап йөри торган иде. «Кызым, оялтасың бит, монда булса да туктап тор инде», – дип әйтә торган идем үзенә.

Музыка юнәлешендә укырга җае булса да, башка һөнәр сайлады. Ул бүгенге көндә телләр өйрәнә. Винера Ганиева да үзенең классына укырга чакырган иде. Ләкин Таңсылу үзе башка һөнәр буенча укырга теләде. Без моңа, бер яктан, сөендек тә. Чөнки сәхнәдә музыкаль белемең булмаса да җырлап була. Ә телләр буенча ул укымыйча эшли алмаячак.

Шуңа күрә сәхнәгә ныклы адымнар белән атлавымы, юкмы икәнлеген вакыт, тамашачының кабул итүе күрсәтер. Таңсылуның үзенең дә берничә җыры бар, дуэтлар да яздырабыз. Тамашачы концертларда алкышлагач, канатлана, җырчы буласы килә. Әмма ул – җырчы һөнәренең җиңел булмаганлыгын күреп үскән бала.

-Сез өч бала тәрбиялисез. Замана чире – телефоннар, компьютерлар белән ничек көрәшәсез?

Күбрәк телефоннар белән көрәшәбез. Кайвакыт көрәшеп тә булмый. Хәзер бит өй эшләрен телефон аша ватсап төркемнәренә җибәрәләр. Уртанчы кызыбыз кич буе өй эшләрен телефонга карап эшли. Бер яктан караганда, авыр китаплар күтәреп йөрмәс өчен (китапларын мәктәптә калдырып кайталар) бу – әйбәт инде. Әмма өй эшләрен телефонга карап эшләгәнче, китап ачып эшләсәләр, күпкә яхшырак булыр иде.

-Кайбер кеше «картаюдан куркам, узган гомеремне жәллим» дип әйтергә ярата. Гомер узганлыгы балалар үскәнгә карап та күренә бит инде. Сез узган гомер турында уйланасызмы?

Моннан 2 ел элек миңа онкология дигән әйбер аша узарга туры килде. Үземдә шушы диагноз булуын ишеткәннән бирле, минем тормышым аңа кадәр һәм аннан соңга бүленде. Элегрәк еш кына үземне нәрсәнедер эшләп бетермәгән кебек хис итә идем. Үземнән гаеп эзләүләр дә булды. «Эх, яшьрәк чакта болай эшлисе калган», – дип, үткән гомерне дә еш искә төшерә идем. Хәзер болар барысы да арткы планга күчте. Мин бүгенге тормыш, бүгенге көн белән яшәргә өйрәндем. Чөнки иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми. Иртәгә бармы син, яшисеңме – беркем дә әйтеп бирә алмый. Картаерга язсын, дип телим мин хәзер. Сәламәт, матур әбигә әверелеп, картлыкларны күрергә язсын иде әле ул.

Бу диагноз тормышыма мине үзгәртер өчен килгәндер. Болай гына бирелми бернәрсә дә. Чир дә болай гына килми, кешеләр дә тормышыбызда юкка гына очрамыйлар. Бу авыру да минем тормышымны 100 процентка үзгәртте.

-Терелә алмасам, дигән уйны башыгызга кертә идегезме? Әллә инде үзегезгә андый куркыныч әйберләр турында уйларга рөхсәт бирмәдегезме?

Яман шеш диагнозы белән очрашканда андый уйлар берничек тә килмичә кала алмый. Башта начар әйберләр генә бөтерелә, үзеңнән үзең, миңа күпме яшисе калды икән, дип уйлый башлыйсың. Соңыннан, чыннан да бу чир белән авыруыңны кабул иткәч кенә, нишлим, кая барыйм дип, дәвалану юлларын эзләргә тотынасың.

Миңа бу тема буенча социаль челтәрләрдә әле дә бик күп сораулар килә. «Мин дә шундый хәлдә калдым, миңа да шундый диагноз куйдылар, нишлим» дип язган, якыннарына әйткәнче үк минем белән бүлешкән хатын-кызлар бар. Андый хатларның берсен дә җавапсыз калдырмаска тырышам. Бу диагноз турында ишеткәндә минем бит алай киңәшләр бирерлек кешеләрем юк иде.

Үзем дә беркемгә дә сиздермәскә тырышып йөрдем. Хастаханәләргә баргач та, «и, танымасалар ярый инде» дип, битлекләр киеп... Әле ярый ул вакытта битлекләр заманы иде. «Берәрсе танып алып, икенчесенә сөйләсә, бетте, бөтен кеше беләчәк», – дип, гел куркып йөри идем. Нигә курыкканмын инде…. Үзем сөйләп биргәч, язылучыларымнан, танышларыбыздан, гомумән чит кешеләрдән шулхәтле күп матур теләкләр килде. Алар миңа барысы да көч бирде. Шуңа күрә мин дә үземнән киңәш сораучыларга ярдәм итәргә тырышам. Иң мөһиме – үз-үзегезгә бикләнмәгез, табибларга, психологларга барыгыз, дим.

- Булатны йомшак күңелле дип әйткәнегез булды. Ул үзен нык тота алдымы бу чорда?

Ул вакытларда Булат иң зур терәгем булды. Миңа күрсәтмичә генә елаган вакытлары да булган. «Әйтмәдем, сиңа күрсәтмәдем», – диде. Менә шундый вакытларда сынала да инде ул мөнәсәбәтләр.

-Бу вакыйгадан соң артык борчылучан кешегә әверелмәдегезме, Ләйсән? Онкология аша узган кешеләр үзләрендә, якыннарында гел чир эзли башлый, диләр.

Операциядән соң хастаханәгә даими йөреп торылды. Башта 3 ай саен, ярты ел саен күренеп тордым. Хәзер инде елга бер барып кайтам. Анда бырыр алдыннан барыбер уйландыра, башка җирдә килеп чыга күрмәсен, дип борчыласың.

Без Булат белән икебез дә намазда. Булат инде күптәннән диндә. Мин шулай ук бер 4 еллап укыймдыр. Шуңа күрә эчтә борчу булса да, бер Аллаһы Тәгалә ышанасың һәм аңа тапшырасың... Нәрсә язган, шул була инде.

-Дингә ныгытып кереп китсәгез, берәр кайчан алдыгызга сәхнәдән китү дигән сорау килеп басмасмы?

Дингә артык кереп китү, дигән әйберне мин, гомумән, аңламыйм. Аллаһы Тәгаләгә яки ышанасың, яки ышанмыйсың бит инде аңа. Керимме икән, чыгыйммы дип, урталыкта гына торып булмый. Безнең барлык җырларыбыз да мәгънәле. Без үзебезнең эшебезне яратабыз. Җырчы булу – халыкка хезмәт итү бит инде ул. Тамашачы синең җырларыңны тыңлап, кызыкларыңны карап, мәшәкать-борчулардан аз гына онытылып тора, рәхәтлек ала икән, миңа калса, моның бернинди дә гөнаһы юк.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев