Ләйсән Мәхмүтова: «Ышанып та бетеп булмый, мин дә шул яшькә җитеп киләм»
Театр, эстрада, кино өлкәләре, җырчы, актриса, сценарист, режиссер, көйләр авторы – Ләйсән Мәхмүтова белән әңгәмә.
– Театр, эстрада, кино өлкәләре, җырчы, актриса, сценарист, режиссер, көйләр авторы – болар барсы да синең һөнәрләрең. Бер кешегә күбрәк түгелме?
– Ничектер шулай килеп чыкты инде (көлә). Беләсеңме, мин кайвакыт бер генә өлкәдә эшләгән кешеләрдән көнләшәм, чөнки алар, бернигә дә карамыйча шул бер эшләрен генә эшләп, башларын авырттырмыйча, бер ноктага бәрә-бәрә нәтиҗә-максатларына баралар сыман. Ә минем болай да, тегеләй дә эшләп карыйсым килә. Ә бит эшлисең икән, әйбәтләп эшләргә кирәк, шуңа кайвакыт ярылып китәсе килә, чөнки бөтен юнәлешкә дә вакыт җиткезеп булмый. Башымда шуның хәтле күп проектлар, сценарийлар, жырлар, планнар – кайвакыт нәрсәдән башларга, нишләргә белми аптырап та калам. Рәсем ясарга яратам, дөресрәге, ярата идем, аңа хәзер гомумән вакыт калмады, анысы пенсиягә чыккач инде… Бер кешегә бу һөнәрләр күп түгел, әгәр вакытыңны дөрес бүлә белсәң. Менә анысына мин әле өйрәнмәгән.
– Ялгыштым, дип үкенгәнең бармы?
– Ялгышкан бар инде, әлбәттә. Ләкин ялгышмыйча үсү дә, аңлау, чыныгу, җитлегү дә юк. Ялгышулар шәхес булып формалашыр өчен бирелгән дип уйлыйм мин. Кайвакыт искә төшереп утырасың да, менә бу хата яхшы сабак булган икән бит, дигән нәтиҗәгә киләсең. Минем тормышта, Аллага шөкер, андый авыр, тормыш үзгәртерлек, начарга илткән ялгышлар булмады, һәм булмасын да инде.
– Быел түгәрәк яшькә җиттең. Ничек каршы аласың? Ниндидер нәтиҗәләр ясалдымы? Гомумән, шау—шулы туган көннәр яратасыңмы?
– Ышанып та бетеп булмый, мин дә шул яшькә килеп җитәм икән бит. Элек 50 яшь ул инде олыгаю кебек кабул ителә иде, ул яшьтәгеләр олы һәм акыллы кешеләр кебек тоела иде. Менә хәзер инде үзем зур да, олы да, ә акыл ягыннан әле үсәсе дә үсәсе (көлә). Нәтиҗәләремә караганда, аның хәтле бернәрсә дә эшләмәгән дә кебек, күбрәк селкенәсе, чабасы, майтарасы, күбрәк эшлисе калган, дигән уй да килә. Чөнки планда әллә нәрсәләр бар иде кебек. Кайвакыт үземә ышанмыйча куркып туктап калганмындыр инде. Үземә таләпләр зур минем, ә бу нык комачаулый. Ә шау-шулы туган көннәрне бик яратам, мина гадирәк, җанга рәхәт, якын кешеләр, мул өстәлләр булуы кирәк. Кунакларым ял итсә, күңел ачса, гомумән, аларга рәхәт булса, миңа да рәхәт була.
– Туры сүзле, буйсынмый торган Ләйсәннең холкы азрак йомшардымы?
– Холкым «пәщти» үзгәрмәде, йомшармады дип әйтә алам. Мин хәзер нәрсәнедер аңлатып, раслап булмаганны аңласам, моңа көчемне һәм нервымны әрәм итмим. Әгәр инде тиешенчә эшләмәсәләр, сүзләрендә тормасалар, анда әйтәм. Чәчрәп чыгам. Шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз инде: үзгәргәнме мин, элеккечә калганмынмы.
– «Быел шуны эшләргә кирәк!» дигән экстремаль теләк—максатың бармы?
– Экстремаль максат? Миндә андыйлар юк бугай, искә төшми. Ну бүген булмаса, иртәгә барлыкка да килергә мөмкин ул.
– «ЗөЛәйЛә» төркеме оешуга 25 ел тулган. Бүген гастрольгә чыгып китсә, халык җыя алачак бит, шундый планнарыгыз юкмы?
– Хәзер гастрольләр оештыру бик кыен, ә менә ниндидер проектларда катнашырга була. Хәзер туксанынчы елларны искә төшерү модага кереп бара. Шундый проектларда, концертта, дискотекаларда катнашырга була. Юбилейларга да чакыралар.
– Тормышта төп таянычың кем?
– Ахыргы нәтиҗәнең бик яхшы булуын телисең икән, үзеңә таян һәм үзең эшлә. Ләкин моның өчен тылыңның ныклы булуы кирәк. Минем тылым, терәгем – гаиләм. Ирем, улларым, Лилия апам, Ренат җизни, якын кешеләрем. Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Бер баш әйбәт, биш баш тагын да тагын да әйбәтрәк бит.
– Сезнең гаиләдә баш һәм муен үз урынындамы? Ир—ат башмы?
– Безнең гаилә гади булмаган, кызык гаилә ул. Ситуациясенә карап, бер-бер артлы баш та, муен да булабыз. Әгәр дә идея туса, мин – әлбәттә, әйдәп баручы. Акылым җитмәгән очракта, андый эшкә бөтенләй кысылмыйм.
Блиц—сораштыру
– Тынычланырга кирәк булганда нәрсә эшлисең?
– Рәсем ясыйм. Тынлыкта калырга тырышам.
– Улларыңа көн дә әйтә торган сүзең нинди?
– Тирә-юнегез тәртиптәме? Тирә-юнь җыештырылган, тәртиптә булса, башта да тәртип була.
– Тормышта иң сөймәгән әйберең нәрсә?
– Алдау һәм яла ягу.
– Ир кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диләр. Ә хатын—кызга?
– Хатын-кыз – идеаль зат инде ул. Ул барысына да җитешә, барысын да булдыра, теләге булса, космоска да оча.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/155615/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев