Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Римма Никитина: «Якын кешеләремнең хыянәте аркасында еларга туры килә»

Җырчы Римма Никитина белән интервьюдан өзек.

- Римма, әйт әле, сине дискотека форматы танытты кебек.

Мине дискотекалар да түгел, социаль челтәрләр танытты. Инстаграм (Россиядә тыелган социаль челтәр) аша үземнең үҗәтлегем, уйлап та тормыйча бөтен җиргә чыгып китүем, күп йөрүем аркасында кеше мине таный, белә башлады. Мин үзем йөреп, һәр «подписчигымны» үзем җыеп алдым. Бернинди гифларда катнашмадым. Язылучыларым – барысы да реаль, кызыксынып язылган кешеләр.

Мин күбрәк Татарстаннан читтә йөрим. Пермь, Самара, Чувашия, Саратов якларыннан кайтып кергәнем юк, төп тамашачым шунда. Әле беркөнне Фәрит Низамиев әйтә: «Никитина, Ринат Рахматуллин Чувашия якларында җырлап йөрде-йөрде дә, Татарстанга бәреп керде. Синең белән дә шулай булыр әле», – ди.

Мин үз тамашачымны башка якларда таптым. Ул якларда артистлар тансыграк. Бездә җырчылар бик күп, һәм халык моңа ияләшкән.

Ә болай мине иң беренче җылы кабул иткән шәһәр Ульяновск булды.

-Сиңа гел шушы «зажигалка» образында яшәү авыр түгелме? Бу – чыннан да образмы, әллә инде син чынлыкта да шундый җиңел кешеме?

Мин үзем шундый. Миңа сәхнәдә иң кыен әйбер – моңсу җырлар башкару. «Сикереп биисең, ничек сулышың җитә», – диләр инде миңа. «Мондый графикка ничек түзәсең?» – диләр. Беркөнне Саратовтан кайттым, 2 сәгать йокладым да, киттем Яшел Үзәнгә банкетка. Анда 5 костюм алыштырып, 20 җыр җырлап кайттым. «Ничек армыйсың?» – диләр. Халык ошатса, «икенче сулышым» ачыла. Мин эшемне яратам, ул мине тонуста тота, энергия бирә.

Миңа шулай яшәү ошый. Мин өйдә утыра ала торган кеше түгел. «Кияүгә чыгып, бәби тапсам, ничекләр декретта утырырмын икән?» – дим әнигә. «Син балаңны миңа тоттырып, җырларга чыгып китәрсең инде», – дип көлә.

Балаларны бик яратам, бала телим. Бәлки, үз баламны калдырып та китә алмам. Ләкин мин өйдә утырырга яратмыйм.

-Елаган вакытларың буламы?

Була, әлбәттә. Елаган вакытта минем үземә генә булырга кирәк, кемнеңдер җилкәсенә башымны салып елый торган кеше түгелмен.

-Нәрсәләргә үртәләсең?

Гадәттә, якын кешеләремнең хыянәте аркасында еларга туры килә. Шул иң авыры. Андый хәлләр тормышта булгалады. Ләкин аларны Ходай Тәгалә болай гына җибәрми. Авырлыклар күзне ача, бөтен кешегә дә ышанмаска өйрәнәсең, кемнең кем икәнлеген аңлый башлыйсың. Характер да кырыслана. Хыянәтне кичермим, икенче шанс бирмим. Андый кешеләрне тормышымнан сызып кына атам.

-«Топовые люди» проектына ничек эләктең син?

Мин анда «Мои хорошие, зажжем» җыры белән «Самые лучшие хиты на все времена» номинациясендә бүләкләндем. Артистлардан Данир Сабиров, Рината Тей, блогер Рөстәм Нәбиев бар иде. Минем әби: «Чакырган җиргә барырга кирәк», – дип әйтә торган иде. Чакырдылар, бардым, күреп, грамотасын алып кайттым.

-Шәхси тормышыңда үзгәрешләр юкмы?

Әлегә юк, егет тапмадым, кияүгә чыкмадым, бәби тапмадым.

-«Артымнан егетләр көтүләре белән йөриләр» дигән идең бер тапкыр. Нигә шуларның берәрсен сайлап алмыйсың?

Күңелгә ошаганы юк. Яратмаган кеше белән йөри алмыйм мин.

-Яшең бара дип, әниең борчыладыр.

Борчылса да, хәзер бик әйтми. Ул теманы кузгалта башлау белән: «Әни», – дип куям. Күз карашымнан ук кирәкмәгән сүз башлавын аңлап ала. «Ярар, үзең беләсеңдер, кызым», – ди. Мин әнине аңлыйм, ләкин «галочка өчен», «Интертат»та «Никитина кияүгә чыккан» дип язып чыгарсыннар өчен генә кияүгә чыгасым килми (көлә). Минем бәхетле буласым килә. Беренче курста без бер күрәзәчегә барган идек. Ул миңа, соң кияүгә чыгачаксың дигән иде, дөрес әйткән, ахры.

-Чыкмыйча калырмын дип курыкмыйсыңмы соң?

Юк, миңа 36 тула, әле 40ка кадәр вакытым бар. Мин үземнең барысы да бер вакытта булачагын тоям – карьерамның пигы да, балам да, гаиләм дә.

Мин ул турыда уйламыйм түгел. Ләкин акыл кергән инде, минем балама әти булырлык кеше очрасын иде дип карыйм. Әлегә юлымда андый кеше юк.

-Үзең өчен бала табар идеңме?

Мин бу сорауга «юк» дип җавап бирә алмыйм. Әнигә дә әйттем, 39 яшьтә тә кияүгә чыкмасам, үзем өчен бала табам, ЭКО ясатам, дидем. Ләкин моңа барып җитмәбез дип өметләнәм инде. Булыр, Аллаһ боерса. Бу темага артык игътибар бирмәскә – иң мөһиме, алайса депрессиягә китәргә дә мөмкинсең. Ходай Тәгалә миңа ул кешене бирми икән, димәк, вакыты җитмәгән. «Әни, ипотеканы түләп бетергәч чыгам», – дип көләм кайвакытта.

-Татар егетенә кияүгә чыгар идеңме?

Минем әни – татар, әти – керәшен. Без Корбан да чалдырабыз, Пасха бәйрәмнәрен дә уздырабыз. Мине дә, туганнарымны да чукындырганнар. Үзем чиркәүгә йөрим, ләкин мәчетләргә дә керә алам. Бер татар иптәш кызым, мәсәлән, мин гомердә дә чиркәүгә керә алмыйм, ди. Ә миндә ике төрле кан аккангамы икән, андый хис юк. Әти дә, заманында, татар килене алып кайтканга, шактый кыен ашаган. «Сезгә татар, ә миңа – иң яхшысы шушы. Мин торасы кеше», – дип әйтә торган булган ул. Әти шуңа да: «Чуваш булсын, татар булсын, иң мөһиме – яхшы кеше булсын, кызым», – дип әйтә торган иде безгә.

Татарга кияүгә чыгып, динемне алыштырырмын дип әйтә алмыйм. Минем әни дә үз динендә калды. Ләкин ул һәрвакыт «хатын-кыз ир артыннан барырга тиеш» дип әйтә иде. Шуңа әтигә безне чукындырырга рөхсәт иткән ул. Әлбәттә, татарга кияүгә чыксам, иремә хөрмәт йөзеннән, минем балаларым да ислам динендә булачак. Болай мин – керәшен кызы һәм моның белән горурланам.

-Татар егетенә кияүгә чыгар идеңме?

Минем әни – татар, әти – керәшен. Без Корбан да чалдырабыз, Пасха бәйрәмнәрен дә уздырабыз. Мине дә, туганнарымны да чукындырганнар. Үзем чиркәүгә йөрим, ләкин мәчетләргә дә керә алам. Бер татар иптәш кызым, мәсәлән, мин гомердә дә чиркәүгә керә алмыйм, ди. Ә миндә ике төрле кан аккангамы икән, андый хис юк. Әти дә, заманында, татар килене алып кайтканга, шактый кыен ашаган. «Сезгә татар, ә миңа – иң яхшысы шушы. Мин торасы кеше», – дип әйтә торган булган ул. Әти шуңа да: «Чуваш булсын, татар булсын, иң мөһиме – яхшы кеше булсын, кызым», – дип әйтә торган иде безгә.

Татарга кияүгә чыгып, динемне алыштырырмын дип әйтә алмыйм. Минем әни дә үз динендә калды. Ләкин ул һәрвакыт «хатын-кыз ир артыннан барырга тиеш» дип әйтә иде. Шуңа әтигә безне чукындырырга рөхсәт иткән ул. Әлбәттә, татарга кияүгә чыксам, иремә хөрмәт йөзеннән, минем балаларым да ислам динендә булачак. Болай мин – керәшен кызы һәм моның белән горурланам.

"Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев