Ринат Рәхмәтуллин: «Яраткан кешемнең янәшә булуы ярдәм итә»
Җырчы Ринат Рәхмәтуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә атнага бер тапкыр «Турыдан-туры сөйләшү» дигән рубрика булдырачагын хәбәр итте.
Бүгенге темасы: "Авыр вакытларда сезне нәрсә илһамландыра? Һәм сезнең илһам чыганаклары нинди?"
Җавапларны комментарийларда язарга кушып, үзем дә бу сорауга җавап бирермен, дип вәгъдә биргән. Сүзендә торган да. Авыр чорында аңа кемнәрнең терәк булуы турында язган.
"Кыен вакытлар һәрберебезнең тормышында була. Андый вакытта төшенкелеккә бирелмичә, чыгу юлын эзләргә. Минем өчен иң зур терәк ул тамашачым - сезнең әйткән җылы сүзләрегез, "феникс кошы" кебек кабат тереләсез, иҗат итәсез дигән сүзләрегез. Һәм әлбәттә яраткан кешемнең янәшә булуы, мотивациясе миңа көч бирә, авыр хәлләрдән чыгарга ярдәм итә.
Мине шулай ук күңелле яңалыклар, вакыйгалар, аралашулар, яңа урыннарга бару һәм кайчак ялгыз калу да илһамландыра", - дип, язылучыларыннан, ә сез кыен вакытларда нәрсә эшлисез, дип сораган ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев