Ринат Рахматуллин кызын кияүгә бирде: «Туй 300-400 кешелек булыр да булыр инде»
Җырчы Ринат Рахматуллинның шатлыклы көннәре - ул кечкенә кызы Регинаны кияүгә бирде.
- Ринат абый, күңелле мәшәкатьләр белән йөрисез икән!
- Әйе, кечкенә кызым Регинаның никах туе булды. Башта «Рауза» мәчетендә никах укыттылар, кичке якта ресторанда ике як якыннарны, туганнарны җыеп, никах туе үткәрдек. Әти кеше буларак үз вазифаларымны үтәдем. Командам белән чыгыш та ясадым. Башта мәчеттә никахта гына катнашып, бирәсе бүләкләремне тапшырып китәрмен дигән идем. Чөнки хәзер инде минем барыбер башка тормыш, башка гаилә. Тик тормыш иптәшем Динара: «Юк, барасың, ул синең яраткан кызың. Кулыңнан килгәннең барысын да эшлә», - диде. Бик зур рәхмәт аңа, аның урынында башка хатын булса, үзен икенче төрле тоткан булыр иде. Командамны да оештырып җибәрде. Менә шулай матур итеп никахларны үткәреп кайттык, Аллаһка шөкер.
- Алып баручы Марсель Әхмәдуллин социаль челтәрләрдә: «Регинаның әтисе җырчы Ринат Рахматуллин икәнне мәҗлес башлангач кына белдем», - дип язды. Яшьләр оештыру мәшәкатьләре белән тулысынча үзләре йөргән, ахры.
- Барысын да үзләре оештырдылар. Алып баручыны да үзләре тапты, мин сорап йөрмәдем. «Без никахны артык зурдан кубып үткәрмибез, иң якыннарны гына чакырабыз», - диделәр. Туйны Кыргызстанда ясарлар дип уйлап торам, чөнки кияүнең нәселе бик зур, нык. Туй 300-400 кешелек булыр да булыр ул.
Марсель, чыннан да, Регинаның минем кыз булуына аптырап китте. Ахырдан: «Ринат абый, миңа бүген икеләтә шатлык бу туйны алып бару», - диде. Марсель матур итеп алып барды. Без командабыз белән кунакларга музыкаль программа бүләк иттек.
Никах туенда үзбәк халкының «Келин салом» дигән йолаларын да башкардылар. Бу килен белән кияүнең барлык кунакларны сәламләп, алларында 3 тапкыр баш июе. Шуннан соң кунаклар, әти-әниләр, яшьләргә алып килгән бүләкләрен, акчаларын тапшыралар. Бу киленнең яңа гаиләгә төшүен күрсәтә торган гореф-гадәт.
- Кызларыгызны шулай тәртипле итеп тәрбияләүдә элекке тормыш иптәшегезнең дә роле зурдыр, Ринат абый.
Әлбәттә, әниләренең дә хезмәте бу. Мин гастрольләрдә йөргәндә балалар әниләре белән булдылар бит инде. Ике яклап та килгән тәрбия бу.
- Элекке тормыш иптәшегез белән бер өстәл артында утыруы кыен булмадымы?
Без гауга ясап, аны халыкка чыгарып, талашып аерылышкан кешеләр түгел. Ул тыныч кына үз юлы белән чыгып китте, мин үз юлым белән. Шуңа күрә бер-беребезгә ачу саклап яшәмибез. Кызларым белән гел элемтәдә булдым, очрашып тордык. Башка гаиләм булса да, кызларым өчен мин чит кеше түгел. Шуңа күрә кыен булды дип әйтмәс идем. Кызларым гел янәшәмдә булдылар, төп игътибар аларга иде.
- Фотоларда янәшәгездә сезнең олы кызыгызмы?
Социаль челтәрләргә ике кызым Регина һәм Ландыш белән төшкән фотоларны куйган идем. Бутап, олы кызымны минем элекке хатыным дип уйлаучылар күп булган (көлә). «Хатыны бигрәк матур булган икән», - дип язалар.
Ландышның да тормышы Аллаһка шөкер. Ире бик уңган-булган, эшмәкәр. Ике малай үстерәләр. Кечкенә кызым белән киявемнең дә бәхетләре үзләре кулында. Без аларга бары тик бәхет телибез!
Чыганак: https://intertat.tatar
Фото: Ринат Рахматуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев