Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Ришат Төхвәтуллиннан ничек соң әти булуы дип сораганнар

Җырчы белән җәһәт әңгәмә кордык, хәл-әхвәл белештек, дип яза «Шәһри Казан» сайты.

- Бу сорауны хәзер сезгә бирергә ярый инде. Ничек соң әти булу?

- Сөбһаналлаһ, тормыш бөтенләй үзгәргән кебек. Зур шатлык һәм шул ук вакытта җаваплылык та. Хәзер улым өйдә көтеп торгач, йортыбыз да тулы кебек. Элекке белән чагыштырам да, бигрәк өебез буш булган дип уйлап куям. Әти булгач, тормыш күпкә кызыграк. Баланың һәр сулышына шатланасың, ярты көнне бала карауга багышлыйм.

- Чыгышларны бераз кичектереп тормадыгызмы соң? 

- Барысы да гадәти режимда калды. Алия улым белән өйдә концерттан кайтуымны көтеп торалар. 

- Димәк, Алияне концертлардан азат иттегез?

- Баланы калдырып, концертларга чыгып китү бик үк дөрес булмас. Балага һәрдаим әнисе кирәк, бигрәк тә сабый чагында. Улымның күкрәк сөте имеп, үсүен телим.

- Алим белән икәү генә калганыгыз бармы әле?

- Әлбәттә, Алиянең дә үз эшләре бар бит. 2-3 сәгатькә баланы калдырып тора инде. Балага ашарга калдырып китә, калганын өйрәнеп киләбез әкрен генә. 

- Алим кемгә охшаган соң?

- Улым Алиягә охшаган. Миңа бер дә охшамаган әле әлегә (көлә). Иң мөһиме, бәхетле булсын. Кемгә охшаса да, сәламәт бала булып үссен.

- “Ришатның малай тугач, кәефе төшкәндер инде”, - дип тә әйтүчеләр булды. Хакмы?

- Мин алдан ук: “Кем булса да, сау-сәламәт булып тусын”, - дигән идем. Бала туу - шатлыклы вакыйга, кәеф төшү турында сүз дә юк. Безнең гаиләбездә дә ике малай бер кыз бит. Шулай булса да, каршы килмәсмен. Иң мөһиме, сау-сәламәт булсын. 

- Алиянең хәле ничек? 

- Аллаһка шөкер барысы да яхшы узды. Барысы да тәртиптә. Улымның беренче авазларын ишетә башладык. Хәзер инде күзләре дә күрә, көлә дә, елый да. Әти булырга бик ашыкмадым. Җавалылык, курку хисләре дә булды. Әмма бала тугач, бу шатлыкны берничек тә аңлатып бетереп булмый. Фатир, машина алу белән чагыштырырлык та түгел.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев